Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
13 декабрь 2024, 11:31

Иманлы Борай җирендә

Декабрь башында Борайның “Тарихи” мәчетендә хәзрәтләр, имамнар, мөгаллимәләр, тел һәм әдәбият укытучылары, китапханәчеләр катнашлыгында “Өмет” гәзите хәбәрчеләре белән җанлы очрашу үтте. Халкыбызны, балаларны иманда тәрбияләү, динебезне һәм телебезне саклау, яшьләргә әхлак тәрбиясе бирү хакында эшлекле сөйләшү барды.

Иманлы Борай җирендә
Иманлы Борай җирендә

Декабрь башында Борайның “Тарихи” мәчетендә хәзрәтләр, имамнар, мөгаллимәләр, тел һәм әдәбият укытучылары, китапханәчеләр катнашлыгында “Өмет” гәзите хәбәрчеләре белән җанлы очрашу үтте. Халкыбызны, балаларны иманда тәрбияләү, динебезне һәм телебезне саклау, яшьләргә әхлак тәрбиясе бирү хакында эшлекле сөйләшү барды.

  • “Өмет” гәзите – республикада иң зур тиражлы, яратып укыла торган милли басма, - диде очрашуда район хакимияте башлыгының беренче урынбасары Гемир Нуретдинов. – Без “Өмет”кә язылу буенча күп еллар беренче яисә икенче урында киләбез. Аның тәүге саны чыкканда мин комсомолда эшли идем. Утыз елдан артык чорда гәзит халкыбызны агарту, әхлак һәм иман тәрбиясе бирүдә зур эш башкарды. Аны балалар да, яшьләр дә, өлкәннәр дә бердәй кызыксыну белән укый.

Борай районын дини гыйлем бирү буенча бөтен республикага үрнәк итеп куярга була: үзендә генә биш мәчете булган район үзәгендә  быел дини гыйлем алырга дип 13 сыйныф җыелган! Былтыр да шуңардан да ким булмаган икән укучы шәкертләр саны. Байтак авылларда да мәчетләрдә дини сабаклар бирү оештырылган.

Быел районның имам-мөхтәсибе итеп яшь, җегәрле Рәмил хәзрәт Зариповны билгеләп куйганнар. Районда гына түгел, республикада да билгеле “Борай фермеры” кибетләр челтәрен оештырган Әхләф һәм Гәүһәрия Зариповларның улы ул. “Шәһәр тормышына кызыкмадым, авылда әтигә ярдәм итәргә калдым”, - диде хәзрәт. Маллар тоталар, төрлесеннән хәләл ярымфабрикат ясыйлар, аларны үз кибетләрендә саталар. “Хәләл дигәч тә, аны “бисмилла” әйтеп мал-туарны шәригать кануннары буенча чалу гына түгел бит әле. Аларны хәләл тукландыру, дөрес тәрбияләргә дә кирәк”, - ди Рәмил хәзрәт.

Борайда хәләл кибетләр саны артканнан арта. Аталы-уллы Бикбулатовларның  “Ихлас” хәләл кибете дә борайлылар арасында популярлык яулаган. Биш вакыт намазларын калдырмаган, шәригать кануннары буенча яшәргә тырышучылар күпме кешене эш, мөселманнарны хәләл азык-төлек  белән тәэмин итә, Аллаһка шөкер. “Мөселман илләрендә кибеткә керсәң, азык-төлекнең, товарның хәләлме-түгелме икәнлеген уйламыйсың. Без дә үз кибетебезне сатып алучы мөселманнар хәләллеге турында шикләнеп тормыйча алсыннар дип тырышабыз. Бөтен товарның составын тәфсилләп тикшерәбез”, – дип бәян итте “Ихлас”та товарлар белән эшләүче Хәнявия ханым Шакирова.

Рәмил хәзрәт “Борай фермеры” кибетләр челтәре белән быел  «Kaзан Экспо» Халыкара күргәзмәләр үзәгендә «Русия-Ислам дөньясы: KazanForum» икътисад форумы кысаларында оештырылган «Russia Halal Expo 2024» күргәзмәсе белән танышырга барган.  «Дин кардәшләрне сыйфатлы экологик яктан чиста продукция белән тәэмин итүне төп максат итеп куябыз. Без бик шатбыз мондый чараларга чакыруларына. Хәләл юнәлеше үсеше — мөселманнарның тормышын шактый җиңеләйтә, –  ди ул. – 20-30 ел элек хәләл колбасаны табу авыр иде, ә хәзер кибет киштәләрендә бу төр товарлар төрле ассортиментта тәкъдим ителә.  10 ел элек хәтта зур шәһәрләрдә дә хәләл меню тәкъдим иткән кафелар бик аз иде, ә хәзерге вакытта адым саен. Үзебез дә барлыгы 80 төрдән артык азык-төлек җитештерәбез”.

Мәчеткә йөрүчеләр арасында эшкуарлар байтак. Алар балаларның җәйге ялларын, Рамазан аенда ифтарларны оештыруда зур ярдәмнәр күрсәтәләр.

Борайлылар мөхтәсибәт каршында  “Ярдәм” проекты ачып җибәргәннәр – янгында каза күргән, авыр тормыш хәлендә калганнарга быел 800 мең сум тирәсе акчалата ярдәм күрсәткәннәр. Үзләренең биналары бар, атнаның биш көнендә анда кизү торучы Фәнүзә ханым кием-салымнар кабул итә һәм мөрәҗәгать итүче мохтаҗларга бирә. “Ярдәм”нең җитәкчесе Эльвира Мостафина үзенең беренче урынбасары  Альбина Зәйруллина белән шушы күпкырлы проектның барлык эшен мөхтәсибәт идарәлеге белән берлектә оештыралар, үзләренең командалары, машина йөртүчеләре, волонтерлары белән киңәшләшеп, бу бик кирәкле һәм изге эшне алып баралар. “Кемдер бер банка аш  булса да китерә, авыручыларыбызга, мохтаҗлыкта калган, авырлыкка тарыган кешегә зур файда бит”,  - ди Альбина Марат кызы.

  • Ел саен район күләмендә Коръән уку конкурсы оештырабыз. Кышкы каникулларда малайларны, аннан кызларны җыябыз. Чәйләр эчерәбез, бүләкләр бирәбез, иң мөһиме – Коръәнгә, динебезгә, хәзрәтләргә күңелләре белән ияләшеп, мондый конкурслардан юграы кәеф белән кайтсыннар, дибез. Аннан 18 район һәм 4 шәһәр – Нефтекама, Яңавыл, Бөре, Дүртөйле якларыннан үзләрендә Коръән уку бәйгеләрендә җиңүчеләрне Борайга чакырып, зона ярышлары оештырабыз. Ураза, Корбан бәйрәмнәре әлегә кадәр җәйгә туры килде, балаларны җыеп сабантуй мәйданында һәм стадионда алар өчен бәйрәмнәр үткәрдек. Анда батутлар, аттракционнар, күп хәләл сәүдә нокталарын чакырып, районыбыз хакимияте һәм район мәдәният бүлегенең зур ярдәме белән оешканлыкта һәм күңелле үтте. Балалар мөселман бәйрәмнәренең матурлыгын күреп, белеп үсәргә тиеш дип уйлыйбыз, - дип бәян итте Рәмил хәзрәт.

Борай районы мөселманнары бөтен тормышларын ислам дине кысаларында алып барырга тырыша. Ялгыз мөселманнарны таныштыру өчен ике ел ярым элек “Гаилә” клубы ачканнар һәм күп тә үтми Башкортстан мөселманнары диния нәзарәте җитәкчесе мөфти Айнур хәзрәт Биргалинның фатихасын алып, ул клуб Башкортстан диния нәзарәтенең “Гаилә” клубы дәрәҗәсенә күтәрелгән. Бүген дә эшчәнлеген уңышлы гына дәвам итә. Спортка игътибар зур: Дагыстаннан килгән югары класслы тренерлар балаларга ирекле көрәш буенча дәресләр алып бара, көрәшче малайлар исә хәзер Русия дәрәҗәсендәге ярышларда уңышлы гына чыгыш ясыйлар.

 Гошер садәкалары җыйганнар. Быел 4 тоннага якын азык-төлек җыелган, аларны мәдрәсәдәге шәкертләргә, шулай ук мохтаҗларга таратканнар. Махсус хәрби операциядә һәлак булган яугир гаиләләренә, ялгызы берничә бала тәрбияләгән, хәрәкәтләре чикләнгән каты авыруларга ярдәм кулы сузарга тырышалар.

  • “Ярдәм” проектына балаларны, укучыларны, көрәшкә йөрегән егетләрне җәлеп итәргә тырышабыз, - ди Рәмил хәзрәт. – Ярдәм кулы сузу мөһимлеген белсеннәр, үзләренә дә бер сабак булсын дибез. Без кешеләргә аларны үзебез дә таратып чыга алыр идек, балалар үз куллары белән биргән икенче төрле, үзе бер нәсыйхәт булып тора. Әлбәттә, бу эшкә балалар үз теләкләре һәм тренерлары белән киңәшләшеп кенә алына.

Борайның хәләл бизнесменнары дәррәү килеп “Өмет” бүләк ит” акциясенә кушылды: алар күп кешене “Өмет” гәзитенә яздырды. 

Иманлы Борай җирендә
Иманлы Борай җирендә
Иманлы Борай җирендә
Иманлы Борай җирендә
Иманлы Борай җирендә
Иманлы Борай җирендә
Иманлы Борай җирендә
Иманлы Борай җирендә
Иманлы Борай җирендә
Иманлы Борай җирендә
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: