Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
22 ноябрь , 16:59

Ә сез белә идегезме?

Зиратка барырга ярыймы? Кабер ташына: "Балаларыннан соңгы бүләк" дип язарга ярыймы?

Ә сез белә идегезме?
Ә сез белә идегезме?
  • Ибен Гомәрдән риваять ителә, Аллаһның илчесе с.г.с. әйтте:

    "Кем дә кем җомга көнне "әл-Кәһф" сүрәсен укыса, Кыямәт Көнендә аны табан астыннан алып, күкнең иң югары очына кадәр яктыртучы якты нур каплар һәм аның ике җомга арасында кылынган гөнаһлары ярлыканыр".
    (әл-Хәким 2/368).
  • Пәйгамбәребез Мөхәммәд (с.г.с.):
    "Фәрештәләр эт һәм сурәт булган өйгә кермиләр", - дип әйткән. (Бохари, Мөслим)
    Калган күп кенә хәдисләрдә фәрештәләрнең сурәттән (җан иясенең рәсеме) куркулары билгеле.
    Әгәр кабер ташына фотография куйсак, монда рәхмәт фәрештәләре килмәячәк.
    Ә фәрештәләр булмаган җиргә җеннәр ияләшә. Ә кем үзенең якынының каберен шайтан оясына әйләнүен тели?!
  • Пәйгамбәребез (с.г.с.):
    "Моңарчы мин сезгә каберләрне зиярат кылуны тыйган идем, бүгеннән зиярат кылыгыз. Чөнки бу гамәл дөнья ләззәтләреннән туктата һәм ахирәтне искә төшерә". (Мөслим)
    Элеккеге заманнарда кабер ташларына кыска гына Коръән аятләре тәфсирләре, хикмәтле сүзләр, нәсыйхәтләр язганнар. Борынгы татар каберлекләреннән күпме дәрес алып чыгасың! Мәсәлән:
    "Мин инде өйдә, ә син кунакта",
     "Мин кичә сезнең кебек идем, иртәгә сез минем кебек булырсыз",
    "Кешегә нәсыйхәт буларак үлем җитә",
    "Мин инде берни эшли алмыйм, ә сезнең әле изгелек кылырга мөмкинлегегез бар" һ.б.
  • Тагын бер мәсьәләгә кагылып үтәсе килә. Зираттагы күп кабер ташларына бер төрле сүзләр язылган:
    “Балаларыннан соңгы бүләк".
    Бу сүзләр дөреслеккә туры килми!
    Чөнки бу таш яки такта мәет өчен берничек тә бүләк була алмый. Үлгән кешегә ул кирәкми. Әле ташның размеры зурайган саен, газап кына китерә. Бакыйлыкка күчкән якыннарыбызга иң зур бүләк - ул безнең догаларыбыз һәм әҗере аларга булсын дип, кылган гамәлләребез (мәсәлән, сәдака). Алар моны түземсезлек белән көтәләр. Әгәр үлгән кеше кабер газабына дучар булса, догаларыбыз аның газапларын җиңеләйтә, әгәр ул изгеләрдән булса, дога аның Аллаһ каршындагы дәрәҗәсен тагын да күтәрәчәк.
  • Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

Фото: Pinterest

 

 

Читайте нас: