Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
21 ноябрь , 11:53

Гыйлем җәннәткә юнәлтә

Илеш районының “Тәүбә” мәчетендә “Ислам дине нигезләрен өйрәнү” дигән баш астында семинар-укулар булып узды.

Гыйлем җәннәткә юнәлтә
Гыйлем җәннәткә юнәлтә

Сөекле Пәйгамбәребез Мүхәммәд салләллааһу гәләйһи үә сәлләм үзенең бер хәдисендә "Бишектән алып ләхеткә кадәр гыйлем ал", - дип әйтеп калдырган.
Илеш районында бу хәдисне гамәлгә кую буенча матур эш алып барыла. Күптән түгел районның “Тәүбә” мәчетендә “Ислам дине нигезләрен өйрәнү” дигән баш астында семинар-укулар булып узды. Анда алган гыйлемнәрне камилләштерү, мөһим проблемаларны җентекләп өйрәнү буенча бик фәһемле дәресләр бирелде. Семинарны имам-ахунд Рөстәм Әбүшахмин ачып җибәрде. Үзенең чыгышында ул болай жыелып укуларның файдасы хакында сөйләде. Алган гыйлемне тарату, бигрәк тә балаларны, яшьләрне иманда тәрбияләүнең мөһимлеген ассызыклап үтте, семинарга үзенең фатихасын бирде.
Семинар атна буе - 5 ноябрьдән 11 енә кадәр барды. Укуда авыл мәчетләрендә дәрес бирүче остазлар, белем алучы шәкертләр, дингә яңарак килеп, гыйлем алырга омтылучылар катнашты. Семинар бик нәтиҗәле һәм файдалы узды, остазлар аерым фәннәр буенча тәэсирле дәресләр бирде. Мәсәлән, остазларыбыз Зәмзәмия Казыйханова "Гакыйдә", "Хәдис" дәресләрен алып барса, "Фикх"ны Сәрия Шәрәфетдинова бирде, "Корьән" дәресләрен Гөлнур Шәйдуллина алып барды. "Әхлак" дәресендә Фәйрүзә Зиганурова кызыклы мисаллар китерде. Пәйгамбәребезнең тормыш юлы –"Сира" дәресен Фәндәлия Шәрифьянова бик мавыктыргыч итеп оештырды. Семинарда катнашкан 40 тан артык мөслимә һәрбер дәресне тирән игътибар белән тыңлады, гыйлемен арттырды. Намаз алдыннан бергәләшеп чәй эчүләр оештырылды. Дәресләр икенде намазына кадәр барды.
Семинарның соңгы ике көнендә Дүртөйледән һәм Уфадан кунаклар да килде.
Йомгаклау көнендә остаз Зәмзәмия Казыйханова Пәйгамбәребез Мүхәммәд салләллааһу гәләйһи үә сәлләмнең хатыннары - өммәт аналары турында йөрәкләрне тетрәтерлек вәгазъ сөйләде. Икенче бүлектә Башкортстан мөслимәләр оешмасы рәисе, “Ихлас” мәчетенең уку-укыту эшләре бүлеге мөдире Розалия Халикова "Гаилә елы"на багышлап бик эчтәлекле чыгыш ясады. Үзенең чыгышында ул: "Безнең җәмгыятьтә хатын кызлар төрле вазыйфалар били. Эшендә югары нәтиҗәләргә ирешкән кебек ул гаиләсендә дә үрнәкле булырга тиеш. Динебез аңарга иренә итагәть итүче хатын, балаларына гүзәл тәрбия бирүче ана вазыйфасын йөкли. Дөнья гыйлеме булган, тормышның төрле өлкәләрендә җитди хезмәт салган хатын-кызларыбыз өчен бүген динебезне өйрәнү иң зур бурыч булып тора. Чөнки һәркайсыбыз Кыямәт көнендә җавап тотачакбыз. Бүген илебездә яшь буынны әхлакый яктан тәрбияләү буенча бик зур проблемаларыбыз бар. Илештәге мөслимәләребез бу вазыйфаны матур башкара һәм бөтен республикабызга үрнәк булып тора”.
Розалия ханымның чыгышы бик фәһемле булды.
Семинар ахырында атна буе дин сабаклары алган мөгаллимәләргә, шәкертләргә "Ислам нигезләрен үтү” буенча сертификатлар тапшырылды. Озак еллар дин сабаклары өйрәткән, дин юлында күп тырышлык салган Дөмәй авылы мәчете мөгаллимәсе, филология фәннәре кандидаты Зәмзәмия Казыйхановага, Яркәй мәчете мөгаллимәсе Мәүлидә Закировага, Карабашта укулар оештыручы мөгаллимә Дания Яхинага дин юлындагы тырышлыклары өчен "Рәхмәт хаты" тапшырылды.
Ахырда Илеш районы мөслимәләр оешмасы җитәкчесе Фәндәлия Шәрифьянова һәм Дүртөйле районы мөслимәләр оешмасы җитәкчесе Мәүлидә Исәнбирдина эш тәжрибәсе белән уртаклашты. Тагын бер кунагыбыз – Исмаил мәчете мөгаллимәсе, республика педсоветы житәкчесе Мәмдүдә Әхмәдуллина семинар эшенә йомгак ясады, уңай бәя бирде.
Бу семинарда Карабаш авылы мөслимәләре аеруча оешканлык һәм активлык күрсәтте. Уку ахырында контроль сораулар белән сынаулар үткәрелде, сертификатлар тапшырылды. Бу семинар районыбыз мөслимәләре арасындагы дуслык һәм бердәмлекне, хатын-кызларыбызның динебезне үстерү өчен фидакарь эшләвен күрсәтте.
                   Анфиса Шәемова, хәбәрче.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: