Ерактагы якын кардәшләрнең изге гамәлләре турында.
Хәтерегездә булса, безнең баш мөхәрриребез Рәдис Ногманов Төмәнгә эш сәфәре кылган иде. Шул вакыттан бирле Төмәндә чыгып килүче “Яңарыш” гәзите белән элемтәләребез өзелеп тормый. Менә тагын бер шатлыклы хәбәр килеп җитте. Яңарышлылар белдерүенчә, Себер жирлегендә, табигатьнең искиткеч гүзәл почмагы – зур күл буенда утырган Яркәү районының Кәеш авылында Аллаһ йорты – яңа мәчет төзелеп килә икән.
Октябрь башында бу авыл егетләре бергә җыелышып өмә үткәргәннәр. Бу көнне алар мәчетне һәм аның тирә-ягын затлы тимер койма белән уратып алганнар.
Бик уйланып, килештереп эшләнгән заманча яңа капка да утыртып куелган. Бу изге эшкә актив кушылган тырыш егетләр: Мөнир Бакиров, Шакир Әминов, Мөчип Назаров, Данир Әлиев, Айрат Корманбаков, Айдар Ижбулаев, Динар Корманбаков икән. Алтын куллы бу ир-егетләргә һәм Әхмәт Әминовка, Исхак Айткуловка, Шакир Әминовка, шулай ук Фәнис, Илмарга һәм эшче егетләребезне тәмле аш-сулар белән сыйлаган апаларга зур рәхмәтләр белдерәбез, диләр милләттәшләребез.
Шулай ук, әгәр дә кемнеңдер исеме әйтелми калган булса, гафу үтенәбез. Ин шә Аллаһ, тантаналы рәвештә мәчет ачылу чарасы да тиз вакытта килеп җитәр дигән теләктә калабыз, дип сөйләгән Ишмөхәммәт хәзрәт Аитов. Бу матур эшләр турында Төмән шәһәреннән абруйлы милләттәшебез Фатыйх Гарифуллин язган.
Изге җомгада, еракта яшәүче дусларыбызның мондый матур эшләре турында язмый калу мөмкин түгел, шулай бит?!. Ерак Себер тарафларында, бу гүзәл авылда Изге Аллаһ йорты ишекләре тизрәк ачылсын дип телибез без дә.