Айнур Биргалинны Башкортстан мөселманнарының Диния нәзарәте рәисе итеп яңадан сайлаганнар. Аның кандидатурасын Уфада съезд барышында раслаганнар, дип хәбәр итәләр Русия мөселманнарының Диния нәзарәтендә.
“Бертавыштан БРмөселманнары Диния нәзарәте мөфтие итеп Айнур хәзрәт Биргалин сайланды. Русия мөселманнары Диния нәзарәте башлыгы, мөфти Альбир хәзрәт Крганов Айнур хәзрәт Биргалинга чалма һәм чапан тапшырды", – диелә хәбәрдә.
Исегезгә төшерәбез, тәүге тапкыр Айнур Биргалин Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтен элекке мөфти Нөрмөхәммәт хәзрәт Нигъмәтуллин отставкасыннан соң 2019 елның апрелендә җитәкләде. Республикада 1300 мөселман мәхәлләсенең 737се БР мөселманнарының Диния нәзарәтенә карый.
Чыганак: bashinform.ru