Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
24 октябрь , 14:50

Дин әһелләре корылтаенда

Радий Хәбиров Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенә традицион кыйммәтләрне саклаган өчен рәхмәт белдерде.

glavarb.ru
Фото: glavarb.ru

24 октябрьдә- Уфада Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров республика мөселманнары Диния нәзарәтенең (Мөселман Диния нәзарәтенең) IX корылтаенда катнашты.

Делегатлар дини оешма эшчәнлегенең актуаль мәсьәләләре буенча фикер алыштылар, Мөселман Диния нәзарәтенең Президиумы рәисен һәм составын сайладылар.

Төбәк җитәкчесе үз чыгышында рухи лидерларга актив эшләре өчен рәхмәт белдерде һәм Башкортстанның дәүләт бүләкләрен тапшырды.

- Безнең республикада бүген 2 миллионнан артык мөселман яши. Башкортстанда ислам дине тарафдарлары гасырлар дәвамында күпмилләтле илебезнең куәтен ныгытуга, аның мәнфәгатьләрен яклауга зур өлеш кертәләр, - дип билгеләде Радий Хәбиров. - Республикабыз Мөселманнарының Диния нәзарәте гасырдан артык тарихка ия. Ул бүген 856 җәмгыятьне үз эченә ала һәм илдә иң эреләрнең берсе булып тора. Рухи лидерларыбыз ил җитәкчелегенең тарихи карарларына ярдәм итүдә бердәм позициядә торалар, республиканың иҗтимагый проектларында актив катнашалар.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: