Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
17 октябрь , 15:59

Зиратта укыла торган дога

Зират эченә кергәч тә, каберлекләргә карап түбәндәге доганы укырга кирәк. Моны Пәйгамбәребез Мүхәммәд (с.г.с.) өйрәтте.

Зиратта укыла торган дога
Зиратта укыла торган дога

Зират эченә кергәч тә, каберлекләргә карап түбәндәге доганы укырга кирәк. Моны Пәйгамбәребез Мүхәммәд (с.г.с.) өйрәтте.

Әссәләәмү гәләйкүм әһләддиййәәри мин-әль-мүэминиинә үәль мүслимиин. Үә иннәә ин-шәәәә-Әллааһу бикүм ләәхикуун. Әс-әлүЛлааһә ләнәә үә ләкүмүль-гәәфийәһ. 

Сүзмә-сүз тәрҗемәсе: Әссәләәмү гәләйкүм – сәлам булсын сезгә; әһләддийәәри – кабер әһелләре; мин-әль-мүэминиинә – мөэминнәрдән булган; үәль- мүслимиин  – һәм мөселманнардан булган; үә  – һәм; иннәә – хакыйкатьтә без; ин шәәәә-Әллааһу – Аллаһ теләсә; бикүм – сезгә; ләәхикуун – сезгә кушылырбыз. Әс-әлүЛлааһә – Аллаһтан сорыйбыз; ләнәә – үзебезгә; үә ләкүм – һәм сезгә; әль-гәәфийәһ – иминлек, җәфалардан коткаруны.

Мәгънәви тәрҗемәсе: Сәлам сезгә әй мөэминнәр һәм мөселманнардан булган кабер әһелләре! Һәм хакыйкатьтә, Аллаһ теләсә без дә сезгә кушылырбыз. Аллаһтан үзебезгә һәм сезгә иминлек һәм җәфалардан  коткаруын сорыйбыз.

Фото: culture.ru

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: