0 °С
Болытлы
Хәйбулла районы Атингән авылы халкы мәчетне үз көчләре белән төзекләндергән.
Кайсыберәүләр өмәгә чыкса, икенчеләре изге эшкә акчалата ярдәм иткән.
Мәчетне ремонтлау идеясен авыл халкы хуплаган. Җирле дини оешма акча җыю турында игълан иткән һәм, халыкның активлыгы белән ремонт өчен кирәкле сумма җыелган. Һәркем, үз мөмкинлекләренә карап, уртак эшкә өлеш керткән.
Җыелган акчаларга кирәкле төзелеш материаллары сатып алганнар. Әле коймаларны алыштыралар, бинаның стеналарын җылыталар, дип яза “Хәйбулла хәбәрләре” басмасы.