Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
24 сентябрь , 19:58

Каргыш җиде буынга кадәр төшә, диләр

Бу дөресме? Рамил хәзрәт Юныс моңа ачыклык керткән. 

Каргыш җиде буынга кадәр төшә, диләр
Каргыш җиде буынга кадәр төшә, диләр

Каргышның нинди куркынычы бар? Рамил хәзрәт Юныс шул хакта сөйләгән.

Каргыш җиде буынга кадәр төшә диләр, бу дөрес сүзме?

– Җиде буынга төшә алмый ул, чөнки аларның монда катнашы юк. Берничә буын өчен алдан ләгънәт кыла алмыйлар. “Бәкара” сүрәсендә: “Ул буын яшәп китте, алар сезнең гамәлләр өчен җавап бирмәс”, – диелә. Безнең ләгънәтләр үзебезгә генә, аларга ирешми.

– Каргыштан саклану өчен нәрсә эшләргә кирәк?

– Сине кем каргарга мөмкин? Көнләшүчеләр, дошманнар, көндәшләр һәм башкалар. Аллаһ, сез тәкъва һәм сабыр булсагыз, бер кешенең дә зыяны тимәс, ди. Сабырлыгын югалткан яки иман дәрәҗәсе төшкән вакытта кешегә зыян килә. Шул гына мине каргады, дип әйтергә яратабыз. Хакыйкатьтә без үзебез гаепле, чөнки рухи иммунитетыбызны төшергәнбез. Салкында урамга өс киемен кимичә чыккач, авырып китсәгез, кем гаепле? Суыкмы, үзеңме? Бу да шуның кебек. Пәйгамбәргә дә күпме кеше зыян салырга теләгән. Тәкъвалыгы белән ул аларга игътибар бирмәгән. Намазыңны калдыра, догаларыңны укымый башласаң, иммунитетың төшә дә китә. Бер кеше Әбүбәкерне сүгә башлагач, тегесе каршы җавап бирә башлый да, Пәйгамбәр аны, шайтан белән фәрештә урыннарын алыштырды, дип туктата. Чөнки Әбүбәкер теге кеше дәрәҗәсенә төшә булып чыга. Аллаһы Тәгалә “Фуркан” сүрәсендә: “Надан, динсез кешеләр сиңа авыр сүз әйтсәләр, әссәламегаләйкем диген дә кит”, – ди. Алар белән әйтешеп, шулар дәрәҗәсенә төшәргә кирәкми.

Тулырак:"Шәһри Казан"

Читайте нас: