Барлык яңалыклар

Хәрбиләр өчен догалар укылачак

Мәчетләргә һәм гыйбадәтханәләргә рәхим итегез!

Хәрбиләр өчен догалар укылачак
Хәрбиләр өчен догалар укылачак

Башкортстан гыйбадәтханәләрендә һәм мәчетләрендә махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларга ярдәм йөзеннән коллектив намаз укулар узачак.

Төбәк җитәкчесе Радий Хәбиров республика Хөкүмәтендәге оператив киңәшмәдә рухи лидерларга моның өчен билгеле бер көннәр бүлеп бирү тәкъдиме белән чыгыш ясады.

Бу инициатива республиканың традицион конфессияләре лидерлары һәм дин тотучылары арасында зур резонанс уятты. Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе, Баш мөфти Тәлгать Таҗетдин, Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәте рәисе мөфти Айнур Биргалин һәм Рус Православие Чиркәве (Мәскәү патриархаты) Башкортстан митрополиясе башлыгы митрополит Никон инициативаны тулысынча хуплауларын, сугышчыларга һәм аларның якыннарына рухи ярдәмнең мөһимлеген белдерделәр.

Республика мәчетләрендә һәр җомга вәгазеннән соң сугышчыларыбызның, Ватаныбызның махсус хәрби операцияләрдә җиңүе өчен догалар укылачак.

Төп гыйбадәтханәдә - Уфадагы Богородица Раштуасы кафедраль соборында хәрбиләрнең туганнарын һәр дүшәмбе 10.30 да аерым гыйбадәт кылуга көтәләр.

Ә республика храмнарында һәм монастырьларында махсус хәрби операциядә катнашучы сугышчыларның догаларын һәм махсус искә алуларын көн саен башкаралар.

Автор:Ильфира Нигматуллина
Читайте нас: