Барлык яңалыклар

Яңа ел мөбарәк булсын!

7 июльдә һиҗри календарь буенча 1446 ел башлана.

Яңа ел мөбарәк булсын!
Яңа ел мөбарәк булсын!


Бу елда бөтен дөньядагы мөселманнарга иманнарын ныгытырга, файдалы гыйлемнәр алырга, Коръән һәм сөннәт кушкан гамәлләрен тиешенчә үтәргә, әхлакны югары дәрәҗәгә күтәрергә насыйп булсын! Бөек Раббыбыз куйган сынауларны лаеклы үтеп, ахирәттә Аның рәхмәтенә һәм ризалыгына ирешүләр насыйп әйләсен!
16 нчы июль – Гашүрә көне. Бу көнне тотылган ураза үткән елның гөнаһлары гафу ителүгә сәбәп булачак. Пәйгамбәребез сөннәтенә ияргән мөселманнар мөхәррәм аеның тугызынчы көнен дә уразада үткәрә. Бу зур мөмкинлекне тиешенчә файдаланып Гашүрә көне уразасы саваплары ирешсәк иде.

Фото: islamdag.ru

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: