Барлык яңалыклар

Башкортстан хәрбиләре СВО зонасында мәчет салган

Авылыңда мәчет азан әйтсә, иман нуры җиргә тарала...

РФ Милли гвардиясе гаскәрләре белән хезмәттәшлек буенча Башкортстан Республикасы Башлыгы киңәшчесе Артур Юмагуҗин.
Фото:РФ Милли гвардиясе гаскәрләре белән хезмәттәшлек буенча Башкортстан Республикасы Башлыгы киңәшчесе Артур Юмагуҗин.

Донецк халык республикасында Салават Юлаев исемендәге башкорт батальоны хәрбиләре төзегән яңа мәчет ачылган. Мәчет ДНРның азат ителгән авылларының берсендә  урнашкан. 

Мөселман догалары йортына хәрбиләр “Йолдыз-рахман” исеме кушкан. Мәчет солдатларның үзләре җыйган акчаларына төзелгән. Төзелеш хезмәттән буш вакытта барган.

Хәрбиләр мәчет ачылган көнне гыйбадәт кылу үткәргәннәр һәм бәйрәм  ашы оештырганнар. Яңа мәчеткә беренче булып  хәрби бурычларын үтәп кайткан кайткан “юлаевчылар”, Ростов өлкәсе мөселманнары диния идарәсе вәкилләре һәм ДНР муниципаль берәмлеге җитәкчеләре килгән. Мәчет башкорт урманыннан төзелгән. Нарат бүрәнәләре, такталар һәм борыслар республика җитәкчесе Радий Хәбиров белән килешү буенча Башкортстаннан китерелгән. 

Чыганак: bashinform.ru

РФ Милли гвардиясе гаскәрләре белән хезмәттәшлек буенча Башкортстан Республикасы Башлыгы киңәшчесе Артур Юмагуҗин.
Фото:РФ Милли гвардиясе гаскәрләре белән хезмәттәшлек буенча Башкортстан Республикасы Башлыгы киңәшчесе Артур Юмагуҗин.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: