Барлык яңалыклар

Гарәфә көне

Иртәгә - 15 июнь – Гарәфә көне. Нәрсәләр эшләргә?

Гарәфә көне
Гарәфә көне

 

Зөлхиҗҗә аеның 9 нчы көне – Гарәфә – Тану көне. Корбан бәйрәменнән алдагы изге, мөбарәк көн. Хаҗ гамәле шушы көндә башкарыла. Изге Гарәфә көнендә Җир шарының төрле кыйтгаларыннан Ислам диненең бишенче баганасы, терәге булган хаҗ гыйбадәтен үтәү өчен олы тырышлык һәм ихласлык белән килгән берничә миллион хаҗи Гарәфәт тавында дога вә гыйбадәт, тәсбих вә тәһлил, истигъфар вә тәлбия әйтеп, хаҗ гыйбадәтенең икенче фарызын үти.

"ГАРӘФӘ" сүзенең турыдан-туры мәгьнәсе: "белде", "таныды". Бу сүзнең тарихы бик күп вакыйгаларны эченә ала һәм ул сүз аларның барысына да туры килә.

  1. Ибраһим (Авраам) галәйһиссәләм төшен күреп, иртәгәсе көнне (тугызында), моның Аллаһ Тәгаләнең әмере икәнен белде. Аңа үзенең нәзере исенә төшә. (Ибраһим галәйһиссәләмнең озак еллар баласы булмый. Ул:" Әгәр минем улым булса, мин аны Аллаһ Тәгалә ризалыгы өчен корбан итәр идем," – дигән нәзере исенә төшә.). Төшен аңлаган көнедер.
  2. Гарәфәт дигән тау әйләнәсендә бөтен дөнья мөселманнары җыелып хаҗда танышалар.
  3. "ГАРӘФӘ" дип тигез җиргә дә әйтелә. Гарәфә тавының тирәсе – тигезлек.
  4. Җәннәттән куылгач, Адәм галәйһиссәләм – Һиндостанга, Һава анабыз – Җиддәгә (Мәккәдән 60 км Кызыл диңгез буенда) төшерелделәр. Озак еллар аерым яшәп, бер-берсен эзләп, Гарәфәт тавында очраштылар.
  5. "Гарәфә" дип яхшы искә, саф һавага әйтелә. Тау авыл-шәһәрләрдән читтә, сахрада урнашкан. Монда җир йөзендә җирне тазартучы микробларның иң күп урыны. Әгәр Гарәфә тавы башка җирдә булса, 6-7 миллион кеше җыелгач, анда чир таралыр иде.
  6. "ГАРӘФӘ" сабырлыкны аңлата. Чөнки хаҗилар авырлыкларга сабыр итеп, дөньяның төрле якларыннан җыелалар.

 

* Атнаның иң зур көне – ҖОМГА;

*  Елның иң зур киче – КАДЕР КИЧӘСЕ;

* Елның иң зур көне – ул ГАРӘФӘ - ТАНУ КӨНЕ.

 

Расүлебез саллаллаһу галәйһи вә сәлләм:

1) "Гарәфә көне – Аллаһ Тәгалә иң күп кешене уттан коткарган көн".

2)  "Гарәфә Гарәфә көнендә тоткан ураза 2 ел ураза тоткан кебек. Тану көненең рузасы ике ел рузага торадыр. Гашура көненең рузасы бер ел тоткан рузага торадыр"- диде.

 

  • Бик күп мөһим вакыйгаларны эченә алган шушы Зөлхиҗҗә аеның беренче 10 көненең зурлыгын исбат итеп, Аллаһ Сүбехәнәһү вә Тәгалә Корьәни Кәримнең "Фәҗер- Таң" сүрәсенең 1-2 аятләрендә әйтә:

✍ ️"...Һәм таң белән ант итәмен һәм 10 кичә....белән".

Фото: ВКонтакте

Гарәфә көне
Гарәфә көне
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: