Барлык яңалыклар

"Әр-Рәхим" мәчете ак мәрмәрне каршылый

Башкортстан мөселманнарының диния нәзарәте җитәкчесе, мөфти Айнур Биргалин Корбан бәйрәме алдыннан куанычлы яңалык белән уртаклашты.

"Әр-Рәхим" мәчете ак мәрмәрне каршылый
"Әр-Рәхим" мәчете ак мәрмәрне каршылый

Быел Уфа шәһәрендә Ураза бәйрәмендә Башкортстан Республикасы башлыгы Радий Хәбиров “Әр-Рәхим” мәчетен төзеп бетәргә ярдәм итәчәген белдергән иде. “Бу минем сайлау алды вәгъдәм булсын”, - диде ул мөселман кардәшләргә.

Республика мөселманнары мәчетнең төзелеп бетүен инде 20 еллап көтә. Мәчет төзелеше 2006 елда башланган иде. 2012 елга кадәр ул төрле инвыесторлар тарафыннан зур тәнәфесләр белән булса да алып барылды. 2016 елда финанс хуҗалык бәхәсләре аркасында аның төзелеше туктатылды.

Бүген Башкортстан мөселманнарының диния нәзарәте җитәкчесе, мөфти Айнур Биргалин “Әр-Рәхим” мәчетенә Грециядән THASSOS маркалы мәрмәр кайтарылуы турында хәбәр итте. Бу мәрмәр манараларны төзеп бетәргә мөмкинлек бирәчәк. Шулай ук, ак мәрмәрдә милли бизәкләр дә урын алачак.

  • Бүгенге тарихи вакыйганың шаһитлары булып, күңелләр куаныч белән тулды, - -дип мөрәҗәгать итте Айнур хәзрәт социаль челтәрләр аша. – Мөселманнарда ике зур бәйрәм бар – Ураза һәм Корбан. Республика Башлыгы Ураза бәйрәмендә мәчетебезне төзеп бетәргә вәгъдә иткән иде. Һәм менә бүген, ниһаять, без беренче шатлыгыбыз белән уртаклашабыз:
Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: