Барлык яңалыклар

Пәйгамбәр догалары

Бүген  Аллаһның Илчесе (с.г.с.) көн саен даими кулланган догаларны тәкъдим итәбез.

uprostim.com Пәйгамбәр догалары
Пәйгамбәр догаларыФото:    uprostim.com

Иң кирәкле догалар

Хөрмәтле редакция! “Динебез - Ислам” рубрикасын укып үземә бик күп файдалы гыйлемнәр алдым, догалар, зикерләр өйрәндем. Сезгә шуның өчен олы рәхмәтемне белдерәм. Догалар бик күп төрле, аларның халык арасында уйлап чыгарылганнары да җитәрлек.

Сөекле Пәйгамбәребез Мүхәммәд салләллааһу гәләйһи үә сәлләм өйрәткән догаларны куллансак, Аллаһу Тәгалә кушкан шәригатьне үтәгән булабыз һәм моның өчен күп савап алабыз. Чөнки Аның (с.г.с.) сөннәтен үтәгән өчен зур әҗерләр булачак һәм бу гамәлебез безне Пәйгамбәргә (с.г.с) якынайтачак. Аның шәфәгатенә ирешергә мөмкинлек артачак. Шуңа күрә Аллаһның сөекле Илчесе кылган дога һәм зикерләрне бер биткә бирсәгез, бик тә уңайлы булыр иде. Аны ксерокс аша үткәреп тә, телефонга төшереп тә башкаларга җиткерү мөмкин булачак.

Сезгә мактаулы һәм җаваплы хезмәтегездә уңышлар телим.

Әлмира Гыйльманова, Илеш районы.

 Хөрмәтле укучыларыбыз!

Сездән килгән хатлар, тәкъдимнәр һәм сорауларга без зур игътибар бирәбез. Һәм мөмкин кадәр аларны үтәргә тырышабыз. Әлеге хатта күтәрелгән проблема, чыннан да, бик мөһим. Халкыбыз арасында уйлап чыгарылган, кемнәрдер өстәгән догалар да, бидгать, файдасыз гамәлләр дә еш очрый. Безгә тиз арада аларны калдырып, сөекле Пәйгамбәребез Мүхәммәд салләллааһу гәләйһи үә сәлләм өйрәткән зикер-тәсбихларга, догаларга, сөннәт гыйбадәтләргә күчәргә кирәк. Чөнки кемдер керткән яңалык безгә кыямәт көнендә бернинди дә файда бирмәячәк, киресенчә, алар өчен җавап бирергә туры киләчәк.

Коръән Кәримдә бирелгән һәм Аллаһ Илчесе (с.г.с.) өйрәткән догалар безгә зур савапларга ирешергә, Пәйгамбәребезгә (с.г.с.) якынаерга ишекләр ачачак. Ул догалар һәм зикерләр имам әль-Кахтани тарафыннан “Мөселманның калканы” дигән китапка тупланган һәм дөньяның бик күп телләренә тәрҗемә ителгән. Мөселман кибетләрендә аның татар, башкорт, рус телендәгеләрен сатып алырга мөмкин.

Бүген  Аллаһның Илчесе (с.г.с.) көн саен даими кулланган догаларны тәкъдим итәбез. Күп укучыларыбыз үтенече буенча догаларның сүзмә-сүз һәм мәгънәви тәрҗемәләрен дә бирәбез.

Аларны көн саен укып файдалансак, ятларга җиңел булыр, даими рәвештә сөннәт гамәлләр үтәгән саваплар казанырбыз.

Сәламнән башлыйбыз

Мөселман кеше кардәше белән очрашканда иң беренче сәлам бирергә тиеш. Аллаһның Илчесе (с.г.с.): “Сәламнән башка сүз башламагыз. Сәламсез сүз башлаучыга җавап бирмәгез”, - диде. “Сәлам белән җир шарын тутырыгыз”, - дип тә өстәде.

Әссәләәмү гәләйкүм үә рахмәтулЛааһи үә бәракәәтүһ.

Тәрҗемәсе: Сиңа Аллаһның сәламе, рәхмәте һәм бәрәкәтләре булсын.

Әссәләәмү – сәлам, тынычлык, иминлек, сәламәтлек мәгънәләрен эченә ала. Үә рахмәтулЛааһи – Аллаһның рәхмәте булсын – бу мөселман өчен иң яхшы теләк, чөнки Аллаһның рәхмәте бәндәне җәннәткә кертә.Үә бәракәәтүһү – Аның бәракәтләре булсын. Бу – ике дөньяда Раббыбызның бәракәтләрен теләү.

Димәк, мөселман кеше сәлам биргәндә икенче мөселман өчен иң яхшы доганы кыла. Үзара очрашканда, өйгә кергәндә һәм чыкканда шул сүзләрне әйтүчегә утыз савап языла.

“Үә гәләйкүм әссәләәм үә рахмәтуллааһи үә бәракәәтүһ”“Сиңа да Аллаһның сәламе, рәхмәте булсын” дигән сүзләр белән җавап кайтарыла.

Димәк, очрашканда, кая да булса кергәндә һәм чыкканда “Әссәләмүгәләйкүм...” белән сүз башлыйбыз. 

Ә инде нәрсә дә булса эшләргә башласак, зикер-тәсбихлар әйтсәк, догалар кылсак, аларның һәрберсен “Бисмилләәһир-Рахмәәнир-Рахиим” белән башлап китәбез. Түбәндә бирелгән догаларга без аны кушып тормадык, әмма укучы кеше һәрбер догасын “Бисмилләәһир-Рахмәәнир-Рахиим” белән башларга тиеш.

Йокыдан уянгач укыла

Төнлә белән йокыдан уянгач, Аллаһның Илчесе (с.г.с.) шул доганы укыды. Ибен Мәҗәһтән (3878) килгән хәдистә болай әйтелә: “Кем төнлә уянганнан соң ошбу сүзләрне әйтсә – гөнаһлары ярлыканыр, дога кылса, догасы кабул булыр, торып таһәратләнеп намаз укыса, намазы кабул булыр”.

“Ләә иләәһә илләлЛааһу үәхдәһү; ләә шәриикә Ләһү; Ләһүль-мүлкү үә Ләһүль-хәмдү үә Һувә гәләә күлли шәй-ин Кадиир. Сүбхәәнәллааһи үәлхәмдүлилләәһи үә ләә иләәһә илләлЛааһу үәлЛааһу әкбәр. Үә ләә хәүлә үә ләә куввәтә илләә Билләәһиль-Гәлиййил-Гәҙыыйм. Рабби-гъфирлии”.

Мәгънәви тәрҗемәсе: “Аллаһтан башка табыныр зат – иләһ юк. Ул бер Үзе генә. Аның тиңдәше юк. Барча патшалык – Аныкы, Аңа гына барча мактау тиешле һәм Ул бар нәрсәгә кодрәте Җитүче. Аллаһ бөтен кимчелектән пакь һәм барча мактау-шөкерләр Аңа тиешле һәм Аллаһтан башка иләһ юк. Аллаһ Бөек, Ул әл-Гали, әл-Гәҙыыйм – чиксез Югары һәм чиксез Олуг. Аллаһтан башка көч-куәт юк. Раббым, мине ярлыка.

Сүзмә-сүз тәрҗемәсе: Ләә – юк; иләәһә – табына торган Зат; илләлЛааһу – Аллаһтан башка;  үәхдәһү – Ул бердәнбер;  ләә шәриикә  - юк тиңдәш; Ләһү -Аңа; Ләһүль-мүлкү – Аныкы патшалык; үә Ләһүль-хәмдү  - һәм Аңа мактау-шөкер; үә Һувә – һәм Ул; гәләә күлли шәй-ин – бөтен нәрсәгә; Кадиир – кодрәте Җитүче. Сүбхәәнәллааһи – Аллаһ бөтен кимчелектән пакь; үәлхәмдүлилләәһи – һәм Аллаһка мактау-шөкер;  үә ләә иләәһә – һәм юк иләһ; иләлЛааһу – Аллаһтан башка;  үәлЛааһу әкбәр – Аллаһ Бөек. Үә ләә хәүлә – һәм юк хәл;  үә ләә куввәтә – һәм юк куәт; илләә – фәкать; Билләәһиль-Гәлиййил-Гәҙыыйм – чиксез Югары һәм Олуг булган Аллаһта гына. Рабби-гъфирлии – Раббым, мине ярлыка.

Иртән уяну белән

  1. ӘлхәмдүлиЛләәһи –лләҙии әхйәәнәә бәгьдә мәә әмәәтәнәә үә Иләйһин-нүшүүр.

Мәгънәви тәрҗемәсе: “Безне үле кылганнан соң яңадан терелткән Аллаһуга барча мактаулар булсын, һәм кыямәт көнендә терелеп җыелуыбыз да  - Аңадыр”.

Йокы – үлемнең кече туганы дип санала. Йоклаган вакытта кешенең җаны чыгып,  ерак урыннарда сәяхәт итеп йөри. Гәүдә белән бәйләнгән бер генә җеп кала. Шуңа бу догада: “Үле кылганнан соң” -  дип әйтелә.

Сүзмә-сүз тәрҗемәсе: Әлхәмдү – мактау-шөкер; Лилләәһи  - Аллаһуга; әлләҙии – Кайсы, шул; әхйәәнәә – терелтте безне; бәгьдә мәә әмәәтәнәә  - үле кылганнан соң; үә Иләйһи – һәм Аңа; ән-нүшүүр – җыелып кайтуыбыз.

  1. ӘлхәмдүлиЛләәһи –лләҙии гәәфәәнии фии җәсәдии үә раддә гәләййә руухии үә әҙинә лии биҙикриһи.

Мәгънәви тәрҗемәсе: “Минем тәнемне савыктырган, җанымны кайтарган һәм миңа Үзен зикер итәргә рөхсәт иткән Аллаһка барча мактаулар булсын!”

Сүзмә-сүз тәрҗемәсе: Әлхәмдү – мактау-шөкер; Лилләәһи  - Аллаһуга; әлләҙии – Кайсы, шул Зат; гәәфәәнии – савыктырды; сәламәт кылды;  фии җәсәдии – минем тәнемне; үә раддә  - һәм кайтарды; гәләййә – миңа; руухии  - җанымны; үә әҙинә лии – һәм рөхсәт итте миңа; биҙикриһи – Аны зикер итәргә.

Кием кигәндә

ӘлхәмдүлиЛләәһи –лләҙии кәсәәнии һәәҙәә-ҫҫәүбә үә разәкътәнииһи мин гъайри хәүлин миннии үә ләә куввәһ.

Мәгънәви тәрҗемәсе: “Минем көч-куәтемнән тыш мине бу киемгә киендергән һәм аның белән мине ризыкландырган Аллаһуга барча мактау-шөкерләр булсын!”

(Әбү Дауд. 4023. Хәдистә: “Кием кигәндә ошбу доганы укыган кешенең гөнаһлары ярлыканыр”, - диелә).

Сүзмә-сүз тәрҗемәсе: Әлхәмдү – барча мактау-шөкерләр; Лилләәһи  - Аллаһуга; Әлләҙии – Ул шундый, Кайсы Зат; кәсәәнии – киендерде безне; һәәҙәә-ҫҫәүбә – шул киемгә;  үә разәкътәнииһи  - һәм ризык итеп бирде безгә аны; мин гъайри хәүлин – хәлдән башка;  миннии – миннән булган;  үә ләә куввәтин – һәм куәттән башка.

Яңа кием кигәндә

Илбис җәдиидән үә гыйшь хәмиидән үә мүт шәһиидән.

Мәгънәви тәрҗемәсе: “Яңа килеш ки, мактауга лаек булып яшә һәм шәһид булып үл”. (Ибен Мәҗәһ, 3558).

Сүзмә-сүз тәрҗемәсе: Илбис – ки; җәдиидән – яңаны;  үә гыйшь – һәм яшә; хәмиидән – мактауга лаек булып; үә мүт – һәм үл;  шәһиидән – шәһид булып.

Мөэмин кеше Аллаһтан сораса, күп догалар кылса,  түшәгендә дә шәһид булып үлүе мөмкин. Шәһид кеше Кыямәт көнендә үзенең 70 якын кешесенә шәфәгать белән ярдәм итә ала.

Кием салганда

Бисмилләәһи-лләҙии ләә иләәһә илләә Һувә.

Мәгънәви тәрҗемәсе: “Аллаһ исеме белән. Аннан башка иләһ юк”.

Аллаһның илчесе әйтте: “Кем дә кем киемен салганда әлеге сүзләрне әйтсә, ул сүзләр аның белән җеннәр арасында пәрдә булыр”. (Ибне әс-Сүнни). Бу доганы әйтмәгән кешегә чишенгән вакытта җен-шайтаннарның күзе тия.

Сүзмә-сүз тәрҗемәсе: Бисмилләәһи – Аллаһ исеме белән; әлләҙии – кайсы, шул Зат; ләә иләәһә – юк иләһ (табына торган Зат);  илләә Һувә – Аннан башка.

Бәдрәфкә кергәндә

Әллааһүммә!Инни әгүүҙү Бикә мин-әлхъубҫи үәль-хъабәә – иҫ.

Мәгънәви тәрҗемәсе: “Аллаһ исеме белән! Йәә Аллааһ! Хакыйкатьтә мин Сиңа ир һәм хатын-кыз җенесеннән булган җеннәрдән сыенам”. (Бохари, 142, Мөслим, 375).

Сүзмә-сүз тәрҗемәсе: Әллааһүммә  – Әй Аллаһым!Иннии – хакыйкатьтә мин; әгүүҙү – сыенамын; Бикә – Сиңа; мин әл-хъубҫи – ир җенесендә булган шайтаннардан; үәль-хъабәә-иҫ – хатын җенесеннән булган шайтаннардан.

Бәдрәфтән чыккач

Гуфраанәкә.       

Мәгънәви тәрҗемәсе: Синең гафу итүеңне сорыйм. (Әбү Дауд, 30).

Өйдән чыкканда

Бисмилләәһ. Тәүәккәлтү гәләЛлааһ. Үә ләә хәүлә үә ләә куввәтә илләә Билләәһ.

Мәгънәви тәрҗемәсе: “Аллаһ исеме белән. Мин Аллаһка тәвәккәл кылдым. Аллаһтан башка көч тә куәт тә юк”. (Әбү Дауд, 5095).

Кеше өеннән чыкканда ошбу доганы укыса, аңа: “Син туры юлдан баручы, тынычсызлык китерә торган нәрсәләрдән котылучы һәм барча явызлыктан сакланучы, дип әйтелер. Һәм шайтан аннан ераклашыр”, - диелә хәдистә.

Сүзмә-сүз тәрҗемәсе: Бисмилләәһ – Аллаһ исеме белән; тәвәккәлтү – тәвәккәл кылдым; гәләлЛааһ – Аллаһуга; үә ләә хәүлә – һәм юк хәл; үә ләә куввәтә – һәм юк куәт; илләә – фәкать; Билләәһ – Аллаһта гына.

Өйгә кергәндә

Бисмилләәһи үәләҗнәә, Бисмилләәһи хъараҗнәә үә гәлә-Ллааһи Раббинәә тәвәккәлнәә.

Мәгънәви тәрҗемәсе: “Аллаһ исеме белән кердек. Аллаһ исеме белән чыктык. Һәм Раббыбыз Аллаһка тәвәккәлләдек”. (Әбү Дауд 5096).

Мөслимдә (2018) шулай риваять ителә: “Әгәр кеше өенә кергәндә һәм ашаганда Аллаһны зикер итсә, “Бисмилләәһ” дип әйтсә, шайтан иярченнәренә: “Сезгә монда торырга урын да, ашарга ризык та юк!” – дияр һәм ераклашыр”...

Сүзмә-сүз тәрҗемәсе: Бисмилләәһи – Аллаһ исеме белән; үәләҗнәә – кердек; Бисмилләәһи хъараҗнәә – Аллаһ исеме белән чыктык; үә – һәм; гәлә-Ллааһи – Аллаһуга; Раббинәә – Раббыбызга; тәвәккәлнәә – тәвәккәлләдек.

Бу сүзләрне әйткәннән соң, өйгә керүче йорттагыларга: “Әссәләәмү гәләйкүм үә рахмәтуллааһи үә бәракәәтүһ” дип сәлам бирә.

Дәвамы бар.

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

 

 

Читайте нас: