Инде ничә көн бу тәкъдим буенча җәмәгатьчелек арасында фикер алышулар бара. Никаб – мөселман хатын-кызларының йөзен тулысынча каплаучы кием, бары тик күзләр генә күренә. Бу кием төре ислам дине килгәнче уйлап чыгарылган, аны бедуиннар кояштан, комнан сакланыр өчен кигән. Бүгенге көндә аны, нигездә, Пакистан, Әфганстан, Сәгуд Гарәбстанында кияләр.
Мөселман хатыннары төрле илләрдә төрлечә киенә. Әйтик, Иранда чадра – покрывалны хәтерләтүче кием – баштан аякка кадәр хатын-кызның гәүдәсен каплый, әмма йөзе ачык кала. Пәрәнҗә шул ук функцияне үти, башны, кулларны, аякларны һәм йөзне каплый, әмма йөз вуаль – челтәр белән каплана. Нигездә ул ачы эсселектән, кыздыручы кояштан саклаучы булып санала.
Русия мөселманнары диния нәзарәте рәисе урынбасары, Мәскәү шәһәре мөфтие Илдар Аляутдинов бу мәсьәләне кузгатмаска тәкъдим итә, чөнки Русиядә бу милли-дини бәрелеш китереп чыгарачак, дип саный. “Никаб киюче илләрдән килүче хатын-кызларга без: “Чишенегез, Русия – шәригать буенча яшәми, без свет дәүләте”, дип әйтә алмыйбыз. Русиядә никаб киеп йөрүчеләр күп түгел, Русия мөселманнары диния нәзарәте заманча җәмгыятьтә бу киемне пропагандаламый, - диде ул. – Икенче яктан, мондый законны кабул иткән очракта кешенең Конституциядә каралган хокуклары бозыла: безнең илдә кеше нинди дин тотасы килсә, шуны тотарга хокуклы”. Ул күптән түгел Казан шәһәрендә үткән “Русия – ислам дөньясы” халыкара икътисади форум турында да искә алды: анда никаб киюче берничә хатын-кыз абруйлы кунак итеп чакырылган иде.
Төньяк Кавказ мөселманнарының координация советы рәисе Исмаил Бердиев та шәригать күзлегеннән хатын-кызларга никаб киеп йөрү мәҗбүри түгел, ди. Ул Көнчыгыш илләрендә киенү стиле генә. Русиядә мөселман хатын-кызлары гына түгел, православ динендәге хатын-кызлар да чәчләрен җыеп, яулык белән каплап йөрергә тиешләр, ди ул.
Урта Азия илләрендә аны күптән тыйдылар. Шулай ук, Франция, Бельгия, Нидерланд, Швейцария һәм башка Европа илләрендә, Алжирда хатын-кызларга йөзләрен каплап йөрү закон тарафыннан тыела. Сүриядә дә заманында 1200 укытучыны мәктәпкә никаб киеп йөргәннәре өчен Мәгариф министрлыгы эштән куган иде. Мәгариф минстры Гали Саад бу адымны мәҗбүри дип атады, никаб – мәгариф өлкәсендәге диннәргә тигез караш принцибына туры килми, дип белдерде. Моннан тыш, йөзләренә пәрәнҗә кигән укытучы белән укучы арасында күзгә-күз элемтә булмауга китерүе, ә моның уку-укыту процессына тискәре йогынты ясавы турында әйтте. Никабны алар артта калганлык, дип атаган.