Уфа фән һәм технологияләр университетында шәех Зәйнулла Рәсулевның мирасын өйрәнү актуальлеге турында сөйләштеләр.
Уфа фән һәм технологияләр университетында «Шәех Зәйнулла Рәсүлев һәм Евразия халыкларының суфи мәдәнияте» коллектив монографиясе презентациясе узды. Аның авторлары – Уфа, Мәскәү, Санкт-Петербург, Махачкала һәм Чиләбе университетларыннан һәм фәнни учреждениеләреннән мөселман мәдәниятен, фәлсәфәсен, әдәбиятын һәм тарихын тикшерүче галимнәр. Презентациядә Ибн Сина фонды президенты (Мәскәү) Хәмит Хадавимогаддам, РФА фәлсәфә институтының өлкән фәнни хезмәткәре Андрей Лукашев, галимнәр, алар арасында монография авторлары һәм мөхәррирләре, дини һәм иҗтимагый эшлеклеләр, педагоглар һәм студентлар катнашты.
Былтыр күренекле дин әһеленең тууына 190 ел тулды һәм шуңа багышланган фәнни-гамәли конференция үтте. Анда кулланылган материаллар буенча быел китап дөнья күрде.
Университетның тарих һәм дәүләт идарәсе институты директоры Әминә Уразова презентацияне ачып: “Шәех Зәйнулла Рәсүлевның шәхесен бәяләп бетеп булмый, - диде. – Аның тәэсире безнең төбәктәге халыкларга гына түгел, Себер, Ерак Көнчыгыш, Урал һәм Идел буе халыкларына да таралган. Зәйнулла Рәсүлевның эшен Риза Фәхретдин, Мөхәмәтсәлим Өметбаев, Шәехзада Бабич һәм башкалар дәвам иткән. Бүген ислам динендә төрле яңа агымнар барлыкка килеп торганда, суфи традицияләре турында сөйләү актуаль булып кала”.
Чараның абруйлы кунагы булып 2007 елда оештырылган Ибн Сина исемендәге фонд җитәкчесе Хәмид Хадавимогаддам килгән иде.
Хәмид Хадавимогаддам университетка уникаль бүләк ясады: ул Ибн Фадланның (гарәп сәяхәтчесе һәм Х гасырның беренче яртысы язучысы) “Записки” кулъязмасының күчермәсен алып килгән иде. Русиядә ул бердәнбер күчермә. Дөньяда 100ләп санала.
Белешмә. Рәсүлев Зәйнулла 1833 елның 28 мартында Оренбург губернасы, Троицк өязе Шәриф авылында дөньягакилә, 1917 елның 2 февралендә Троицк шәһәрендә вафат була.
Троицкта мәдрәсә тәмамлаганнан соң (1859 ел), мөдәррис һәм имам-хатип булып эшли (Оренбург губернасындагы Югары Урал өязе Акхуҗа авылы). 1869 елда шәех Габделхәким тарафыннан Нәкышбәндийә суфилар борадәрлегенә кабул ителә.
1869–1870 елларда Рәсүлев Мәккә, Истанбул шәһәрләренә бара. Сәфәрдән кайткач, җирле мөселманнар эшчәнлегенә суфичылык йолалаларын кертергә тырышып карый, әмма рәсми ислам вәкилләренең җитди каршылыгына очрый; аларның шикаяте буенча 1873 елда Костромага сөргенгә җибәрелә. Иреккә чыккач, 1881 елда икенче тапкыр хаҗ кыла.
1884 елдан Троицк мәчетендә имам-хатип булгач, ул нигезләгән «Рәсүлия» мәдрәсәсе җәдиди ысул белән эшли башлый. Рәсүлев җәдитчеләр арасында да, кадимчеләр арасында да зур абруй казана; татар, башкорт, казакъ шәкертләре арасында бик күп мөритләр тәрбияли.
Табиблек талантына ия була.