Барлык яңалыклар
10
Динебез – Ислам
5 Май 2024, 10:16

Үзеңә бәхет теләп укый торган дога

Ходайдан сорарга кирәк, Ул теләкләрне кабул итүче, максатларыбызга ирештерүче. 

Үзеңә бәхет теләп укый торган дога
Үзеңә бәхет теләп укый торган дога

Көн саен Ходайның барлыгына ышанып, Аны искә алып, теләкләреңне искә төшерергә кирәк. Үзеңә бәхет, тыныч тормыш, сәламәтлек сорап укый торган дога:

«Бисмилләәһир-рахмәәнир-рахиим. Аллаһуммә ин күнтә кәтәбтә исмии шәкыййән фии диүәәниль-әшкыйәәи фәмхуһу үәктүб фии диүәәнис-сүгәдәә. Үә инкүнтә кәтәбтә исмии сәгиидән фии диүәәнис-сүгәдәәи фәсбүтһу фәиннәкә культә фии китәәбикәль-кәриим. Йәмхуллааһу мәә йәшәәү үәйүсбит үә гиндәһу уммуль-китәәб».

Мәгънәсе: «Шәфкатьле һәм мәрхәмәтле Аллаһы исеме белән. Йә Аллаһым, әгәр мине бәхетсез итеп, исемемне бәхетсезләр дәфтәренә язган булсаң, аны сөртеп юк итсәң иде һәм бәхетлеләр дәфтәренә язсаң иде. Әгәр мине бәхетлеләрдән итеп, исемемне бәхетлеләр дәфтәренә язган булсаң, әлеге язуны беркайчан да сөртелми торган ит. Чынлыкта, син Коръәни-Кәримеңдә: «Аллаһы Тәгалә нәрсәне теләсә, ләүһулмәхфуздән шуны сөртер, юк итәр, теләгәнен исә беркетер, сөртелмәс итәр»- дигәнсең. Теләгемне кабул ит, амин! 

Чыганак: vk.com/club216469108

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: