Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
12 апрель , 20:11

"Шәүвәл аенда 6 көн ураза – ел буе ураза тоткан кебек булыр”.

Шәүвәл ае уразасын ниятләүдә “нәфилә” һәм “Шәһри шәүвәл” сүзләре өстәлә, авыз ачу догасы – Рамазан аендагы кебек.

"Шәүвәл аенда 6 көн ураза – ел буе ураза тоткан кебек булыр”.
"Шәүвәл аенда 6 көн ураза – ел буе ураза тоткан кебек булыр”.

ШӘҮВӘЛ АЕ УРАЗАСЫ
Фарыз ураза тотыла торган Рамазан аеннан соң килүче Шәүвәл аенда мөселманнар гыйбадәтләрен тулыландыру һәм камилләштерү нияте белән 6 көнлек нәфел (өстәмә) ураза тота. Бу хакта Аллаһның расүле – пәйгамбәребез Мөхәммәд салләллаһү гәләйһи вәсәлләм болай дигән:
 “Кем Рамазан аенда ураза тотканнан соң Шәүвәл аенда 6 көн өстәсә – ел буе ураза тоткан кебек булыр”.

Мәгълүм булганча, мөселманнар кылган һәр яхшы гамәлгә 10 яхшы эшнең савабы языла.
Әгәр Рамазан аенда тотылган 30 көнлек ураза унга тапкырланса, бу 300 көн була;
 Шәүвәл аендагы өстәмә 6 көнне унга тапкырласак – 60 көн була. Шулай итеп, Рамазан һәм Шәүвәл уразасы көннәре 360 ка тула, ә 360 көн ул бер елга тиң (калган 5 көн ураза тотарга ярамый торган гает көннәренә туры килә).

 6 көнлек нәфел уразасын Шәүвәл аеның беренче, ягъни гает көненнән кала һәр көнендә дә тотарга мөмкин. Рәттән 6 көн тоту мәҗбүри түгел: бүлеп, әйтик, көн аралаш яисә берәр-икешәр көн тоту да рөхсәт ителә.
‼ Иң мөһиме – Шәүвәл уразасы 6 көнгә тулырга тиеш булуын һәм аерым Җомга һәм аерым шимбә көннәрендә тотарга ярамаганын онытмау сорала.

‼ Шунысын да исәпкә алырга кирәк: әгәр Рамазан аенда ураза тотылмыйча калган көннәр булса, нәфел уразага керешкәнче, “әҗәтне бетерү”, ягъни фарыз уразасының калган көннәрен каза кылу мәслихәт. Рамазан аенда тотылмыйча калган көннәрне каза кылмыйча Шәүвәл уразасын тоту тыелмый үзе, әмма бу очракта фарыз уразасы 30 көнгә тулып бетмәү сәбәпле ураза тотучы бер еллык савапка ия була алмый.
‼ Кияүдәге хатын-кыз нәфел уразасын (шул исәптән Шәүвәл аеныкын да) ире каршы булмаган очракта гына тота ала.
‼️ Шәүвәл ае уразасын ниятләүдә “нәфилә” һәм “Шәһри шәүвәл” сүзләре өстәлә, авыз ачу догасы – Рамазан аендагы кебек.
≈≈≈≈≈≈≈≈≈≈≈≈≈≈≈≈≈≈≈≈≈

ШӘҮВӘЛ АЕ УРАЗАСЫНА НИЯТ ҺӘМ БАГЫШЛАУ ДОГАЛАРЫ:

 УРАЗАГА НИЯТ - СӘХӘР ДОГАсы:
نَوَيْتُ اَنْ اَصُومَ صَوْمَ شَهْرِ شَوَّالَ مِنَ الْفَجْرِ اِلَى الْمَغْرِبٍ
خَالِصًا لِلّٰهِ تَعَالَى
 Нәвәйтү ән әсуумә саумә шәһри Шәввәәлә минәл-фәҗери иләл мәгърибе. Хаалисал лилләәһи тәгәәләә.

/Ихластан Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен Шәүвәл ае уразасын таң вакытыннан башлап, кояш батканга кадәр тотарга ният кылдым.

ИФТАР ДОГАсы:
اَللَّهُمَّ لَكَ صُمْتُ وَبِكَ أَمَنْتُ وَعَلَيْكَ تَوَكَّلْتُ وَعَلَى رِزْقِكَ
أَفْطَرْتُ فَاغْفِرْ لِى
يَا غَفَّارُ مَا قَدَّمْتُ وَمَا أَخَّرْتُ
 Әллааһүммә ләкә сумтү вә бикә әмәннтү вә г'әләйкә тәвәккәлтү вә г'әләә ризкыйкә әфтартү. Фәгъфир лии йәә гаффәәру мәә каддәмтү вә мәә әххартү.

/Аллаһым, шушы уразамны Синең ризалыгың өчен тоттым, Сиңа гына иман китердем һәм Сиңа тәвәккәл иттем. Син биргән ризыклар белән авыз ачам. Әй, гөнаһларны гафу итүче Аллаһым, минем әүвәлге гөнаһларымны да, соңгы гөнаһларымны да ярлыка.

Чыганак: ВК "Догалар.Көн дә кирәкле догалар".

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: