Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
12 апрель , 11:17

Күңелле бәйрәм иттек

Балалар аның уртасында булды.

Күңелле бәйрәм иттек
Күңелле бәйрәм иттек

Балалар аның уртасында булды.

 

Мәчетле районы үзәге мәчетләрендә Гает намазларыннан соң бәйрәм үзәк мәйданга күчте. Мәчетле мөхтәсибәте балалар өчен традицион хәйрия чарасы оештырды.

 Мөселманнәрны Мәчетле районы мөхтәсибе вазифаларын башкаручы Айрат хәзрәт Борһанов һәм район мәдәният йорты башлыгы Радик Шәрәфисламов котлады.

Аннары балалар белән җитезлек, чыдамлык, кыюлыкка төрле күңелле ярышларда катнашты. Ярышларны күңелле итеп оештыруда Район мәдәният йорты хезмәткәрләре, Олы Ыктамак авылының Дуван күппрофильле колледжы филиалы студентлары һәм яшьләр үзәге активистлары ярдәм итте.

Уен формасында балалар мөселманнарның ничек сәламләве белән таныштылар. Ике командага бүленеп, киртәләр белән йөгерүдә, музыкаль сүз һ.б. күңелле конкурларда катнаштылар. Уен барышында командалар чын  бердәмлек күрсәтте.

Бәйрәм хөрмәтенә һәр бала тәм-том белән сыйланды. Моннан тыш, кунакларны кайнар пылау һәм чәй белән сыйладылар.

Соңыннан «Октябрь» кинозалында балалар өчен «Билял» мультфильмын бушлай күрсәтү оештырылды. Менә шулай күңелле һәм фәһемле узды бездә Ураза гаете, дип хәбәр итә Мәчетле районы татарлары автономиясе рәисе Зөлфирә Сәлимова.

Күңелле бәйрәм иттек
Күңелле бәйрәм иттек
Күңелле бәйрәм иттек
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: