Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
10 апрель , 09:46

Ураза Гаете мөбарәк булсын!

Изге бәйрәм белән, мөселман кардәшләр! 

Регина Сырыгина.
Фото:Регина Сырыгина.

Бүген, 10 апрель көнне, бөтен дөнья мөселманнары якты Ураза бәйрәмен каршылый. Ул изге Рамазан аеның тәмамлануын билгели. Ислам динендә  Рамазан аендагы ураза – таң атып, кояш баеганга кадәр  ризык  ашау һәм су эчүдән генә тыелып тору түгел, бу әле якты уйлар уйлау да, рухи чистарыну, тазарыну һәм үсешү дә. Күпләр бу айны Корьән сүрәләре һәм аятьләре укып, догалар кылып үткәрә, бергәләшеп намаз укучылар, мохтаҗларга ярдәм кулы сузучылар да бар.

Бәйрәм көнендә Рамазан аеның барлык чикләүләре гамәлдән чыга. Таң ату белән тантаналы иртәнгенамаздн соң кешеләр  бер берсен кунакка чакыралар, ярлыкауны сорап, хәер тараталар.

Уфада бәйрәм намазлары кайда узачак?

 Бәйрәм намазлары иртәдән үк Башкортстанның барлык мәчетләрендә дә узачак. Уфада Русия мөселманнары Үзәк Диния нәзарәтенең баш Җәмигъ мәчетендә бәйрәм намазын Югары мөфти, шәйх-ул-Ислам Тәлгать Сафа Таҗетдин җитәкләячәк. Намаз 9 сәгатьтә башланды. Турыдан-туры трансляцияне БСТ телеканалында карап була. Ураза бәйрәме уңаеннан намазлар бу көнне Башкортстан башкаласының тагын 22 мәчетендә узачак. Шулай ук “Башкортстан” лайфстайл-үзәге каршындагы мәйданда концерт, хәләл-ярминкә, балалар анимациясе һәм плов белән сыйлану булачак. 

Чыганак: bashinform.ru

 

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: