Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
10 апрель , 14:28

Радий Хәбиров "Әр-Рәхим" мәчетен төзеп бетерергә вәгъдә бирде

Бу вакыйганы бар республика халкы түземсезләнеп көтә. 

Олег Яровиков.
Фото:Олег Яровиков.

Бүген, 10 апрельдә,  Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров “Әр-Рәхим” Җәмигъ мәчетен мбарып күрде һәм анда дини объект төзелешен тәмамлау буенча эш киңәшмәсе үткәрде. Исегезгә төшерәбез, мәчет төзелеше 2006 елда башланган һәм 2012 елга кадәр төрле инвесторлар тарафыннан үзгә уңыш һәм зур тәнәфесләр белән алып барылды. 2012 елда төзелешне дәвам итү өчен БРның Үзәк Диния Нәзарәте Урал хәйрия фондына мөрәҗәгать итә. 2016 елның җәендә финанслау инвестор һәм БР Диния нәзарәте җитәкчелеге арасында килеп чыккан финанс-хуҗалык бәхәсе белән бәйле рәвештә туктатылды. 2021 ел ахырына республиканың капиталь төзелеш идарәсе мәгълүматлары буенча, җәмигъ мәчете төзелеше кысаларында үзләштерелгән финанс чыганакларының гомуми күләме 1,8 млрд сум тәшкил итте.

2023 елның сентябрендә Башкортстан Башлыгы “Әр-Рәхим” Җәмигъ мәчете төзелешен яңарту мәсьәләләре буенча эшче киңәшмә үткәрде. Бүген мәчетне карау барышында хөкүмәт премьер-министры урынбасары Алан Марзаев Радий Хәбировка мәчетнең терәк һәм койма конструкцияләрен, шулай ук инженерлык челтәрләрен комплекслы тикшерү нәтиҗәләре турында хәбәр итте.

Алан Марзаев билгеләп үткәнчә, төзелешне тәмамлауның этаплы планы эшләнгән, подряд оешмасы билгеләнгән. Шулай ук “Тассос” (Греция) ятмасының мәрмәрдән тышлык эшләнмәләрен китерү буенча халыкара контракт төзелгән, аның буенча эре габаритлы күләмле эшләнмәләрнең 75% җитештерелгән һәм җибәрүгә әзер. Аларны республикага бер-ике ай эчендә  кайтарачаклар. Республика Башлыгы аңа барлык төзелеш эшләренең этаплы планын бирергә һәм эшче киңәшмәдә БР Диния нәзарәте вәкилләре, инвесторлар һәм кызыксынучы яклар белән берлектә мәчет тирәсендәге квартал территориясен үстерү проектын тикшерергә кушты.

“Без инде күптәннән  мәчет  төзү мәсьәләсе белән шөгыльләнәбез. Теләсәгез, бу минем сайлау алды кампаниямнең беренче вәгъдәсе дип саный аласыз — киләсе срокка мәчетне  төзеп бетерергә. Бу вакыт эчендә без кул кушырып утырмадык. Тикшеренүләргә күп вакыт сарыф иттек:  химия һәм төзелеш тестлары үткәрдек. Алар нәрсә күрсәттеләр? Кайбер проблемалар бар, әмма тулаем алганда конструкциянең бөтенлеге, мәчет гөмбәзенең бөтенлеге саклана. Проект-смета документациясе өлешчә  я урланып беткән, югалган яки яраксыз хәлгә килгән. Без аны тулысынча торгыздык, ул экспертиза үтте һәм хәзер бездә бу объектны төзергә мөмкинлек бирүче тулысынча юридик документ бар“, – диде Радий Хәбиров.

Республика Башлыгы шулай ук бүгенге Ураза бәйрәмен яхшы кәеф белән каршы алуын әйтте. 

Чыганак: bashinform.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: