Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
10 апрель , 11:09

Радий Хәбиров бәйрәм намазында катнашты

vk.com/radiyhabirov
Фото:vk.com/radiyhabirov

Бүген  Уфада Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров “Ләлә-Тюльпан” Җәмигъ мәчетендә булды. Республиканың барлык мәчетләрендәге кебек үк, биредә дә изге Рамазан ае һәм Ураза бәйрәме тәмамлану хөрмәтенә бәйрәм вәгазе уздырылды, аны Югары мөфти, Русия мөселманнарының Үзәк Диния нәзарәте рәисе Тәлгать Таҗетдин укыды. Республика җитәкчесе  бәйрәм белән котлады, намаз укуда катнашты һәм мөселманнарны белән аралашты.

Хөрмәтле Югары мөфти  Тәлгать-хәзрәт Таҗетдин! Хөрмәтле туганнар! Сезне изге Рамазан ае тәмамлану һәм Ураза бәйрәме белән ихлас котлыйм!

Бу көнне без барыбыз да туганнарыбыз һәм якыннарыбызның сәламәтлеге өчен дога кылабыз. Безнең илдә һәм  Башкортстаныбыздагы тынычлык һәм татулык өчен. Һәм, әлбәттә, безнең хәрбиләр өчен, алар Русияне алгы сызыкта яклыйлар. Без аларның барысының да исән-сау өйгә әйләнеп кайтачакларына ышанабыз. Без һәлак булганнар, аларның туганнары һәм якыннары өчен дога кылабыз. Без байлыгыбызны булдыручы, станок янында торучы, дәвалаучы, өйрәтүче кешеләр өчен дога кылабыз”, – диде Радий Хәбиров. 

Чыганак: glavarb.ru

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: