Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
10 апрель , 15:02

Бу мәчет Уфабызны бизәп торачак

Валерий Шахов.
Фото:Валерий Шахов.

 Бүген республика Башлыгы Радий Хәбиров “Әр-Рәхим” мәчетен төзеп бетерәчәге турында белдерде.

 БР Мәдәният министрлыгының гуманитар тикшеренүләр үзәге директоры, Русия Тарихи җәмгыятенең БР бүлекчәсе Советы Рәисе Марат Мәрданов бу вакыйгага карата үз фикерен белдерде: “Шуны әйтергә кирәк, борынгы Русьта гыйбадәтханәләр озак, дистә еллар дәвамында төзелгән. Чөнки гыйбадәтханәләрне традицион рәвештә дәүләт власте түгел, ә халыктан иганәләр җыю ярдәмендә  төзегәннәр. Шуңа күрә бу төзелешләрнең  озакка сузылуына гаҗәпләнәсе юк. Алар озак төзелгән булырга тиеш тә, чөнки бу  Аллаһ тарафыннан яратылган эш,  ул борын-борыннан  халыктан һәм мәхәллә кешеләреннән иганәләр җыю хисабына гына башкарылган.

Ислам  дине һәм бу мәчеткә килгәндә, шуны әйтергә телим: 9нчы гасырдан бирле безнең төбәк традицион рәвештә ислам динен тота һәм республикада традицион рәвештә мөселман халкы яши. Мәчет Уфа өчен дә, республика башкаласы өчен дә мөһим; мөһим, чөнки мөселман мәхәлләсе кешеләре аңа мохтаҗ һәм  заманында  Мортаза Рәхимов тарафыннан башланып киткән бу проект һичшиксез, Уфа шәһәрен бизәп торачак.

Моннан тыш, әгәр Уфаның 450 еллык юбилее елында төзелешне яңадан башлауга старт бирелде икән, бу –  зур эш. Бу эшкә алынган башлыгыбызга хөрмәт һәм рәхмәт сүзләре чиксез. Һәм, әлбәттә, дәүләт власте ярдәме белән мондый гыйбадәтханә һичшиксез төзелеп бетәчәк. Минемчә, бу Уфаның тагын бер визит карточкасы булачак, чөнки шәһәргә кергәндә шундый матур мәчет Уфабызны һәм ислам белән республикабызны гәүдәләндерәчәк. Аннары, Уфаның Русия ислам үзәге булуын онытмаска кирәк”.

Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: