Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
8 апрель , 20:41

Иделгә ярдәм итик!

Кырмыскалы районының Кабак авылында яшәүче өч бала анасы Ләйсән Җиһаншинаның теләге бер генә – куркыныч юл һаләкәтенә юлыгып, әлеге вакытта урын өстендә ятучы өлкән улы Иделне аякка бастыру.

Иделгә ярдәм итик!
Иделгә ярдәм итик!

Кырмыскалы районының Кабак авылында яшәүче өч бала анасы Ләйсән Җиһаншина әллә ниләр турында хыялланып яшәми. Аның бүген теләге бер генә – куркыныч юл һаләкәтенә юлыгып, әлеге вакытта урын өстендә ятучы өлкән улы Иделне аякка бастыру.

Тырышып эшләп йөргән, типсә, тимер өзәрдәй егетнең урын өстендә ятуын күрү бик авыр. Әнисе Ләйсән Флюр кызы әйтүенчә, Идел кечкенәдән бик актив, эшсөяр булып үсә, хәтта биш яшеннән акча эшләү теләге белә көтү көтә. Мәктәпне тәмамлый, эшкә урнаша, армиядә хезмә итеп кайта, узган елның сентябрендә өйләнә. Кызганычка каршы, декабрь ахырында, Яңа ел алдыннан эшкә китеп барганда юл-транспорт һәлакәтенә очрыйлар. Водитель шунда ук вафат була, арткы урында утырган Идел каты имгәнә: авыр дәрәҗәдә башы һәм баш мие җәрәхәтләнә, гематомалар барлыкка килә, эчке органнары да нык зыян күрә. Егетне шунда ук Бәләбәй дәваханәсендә озаталар. Ул озак вакыт комада ята. Ләкин табиблар егетнең һушына киләчәгенә ышаныч бирә. Өч атнадан соң Идел “уяна”. Соңыннан егетне Куватов исемендәге Республика клиник дәвахансенә китерәләр. Әле булса егет үзе тын ала һәм ашый алмый. Ләкин соңгы вакытта яткан урынында хәрәкәтләнә башлый. Егетнең аякка басачагына зур өмет бар.


Идел шундый бәлага тарыгач, якыннары, туганнары, дуслары ничек тә булса ярдәм итәргә тырыша, төрле юлларны эзли. Шулай итеп, алар шундый ук хәлгә тарыган һәм аякка баскан кешеләргә чыгалар. Алар мондый хәлдә ничек эш итәргә, кайда мөрәҗәгать итәргә өйрәтә, кайберләре үзләре шалтыратып, киңәшләрен бирә.
Нәтиҗәдә, Мәскәү шәһәренең “Три сестры” реабилитация үзәгенә чыгалар, биредә егетне дәвалауга алырга риза булалар. Билгеле, моның өчен бик күп акча кирәк – дәвалану курсы 3 милион сумнан артык. Социаль челтәрләр аша, хәйрия фондларына мөрәҗәгать итәләр. Изге күңелле кешеләр ярдәме белән дәвалану өчен кирәкле сумма җыела. Ләкин әле юл, яшәү чыгымнары да бар. Мәскәүдән кайту белән Казан шәһәрендәге реабилитация үзәге көтә, анда да зур сумма кирәк булачак. Кыскасы, әле гаиләдә бик күп чыгымнар көтелә.

Ил төкерсә – күл була, ди халык. Без дә гаиләгә ярдәм итә, егетне аякка бастыру өчен үз өлешебене кертә алабыз.
Әле изге Рамазан ае бара. Бу ай - изгелекләр кылып, савап җыю өчен иң хәерле вакыт. Рамазан ае төгәлләнгәндә безнең өстебездә тагын бер бурыч тора – фидия, зәкәт, фитыр сәдакасы бирү. Бәлки фитыр сәдакасын кемгә бирергә белмәүчеләр дә бардыр? Шуның өчен Кабак авылыннан кайтышлый, район үзәгендәге мәчеткә кереп, имам-мөхтәсип белән киңәшләшеп чыктым.
- Аны мохтаҗ, фәкыйрь, аз керемле, күпбалалы гаиләләргә, акча эшли алмаучы авыру кешеләргә, пенсиясен җиткерә алмаган әби-бабайларга, бурычка күмелгәннәргә, йорт-куралары янып, мохтаҗлык кичерүчеләргә, акча юклыгы сәбәпле үзенең туган ягына кайта алмаучыларга бирергә кирәк. Кемнең сәдакага мохтаҗ булуын һәркем белеп, күреп тора. Шуларга бирсәгез дә була. Кемдер аңа – ризык яки дару ала, кемдер дәвалануга тотынырга мөмкин. Иң мөһиме – ниятегез булсын, - дип аңлатты Ирек хәзрәт Әбуталипов.

Әйдәгез, кулыбыздан килгәнчә, Иделгә ярдәм итик, дуслар! Әлеге вакытта ул моңа бик мохтаҗ. Ул савыгып, безнең кебек һәр якты көнгә сөенеп яши, эшли башласа, аңа ярдәм итә алуыбыздан без дә зур сөенеч кичерербез.
Изгелек җирдә ятып калмый. Авыр хәлдә каган егеткә ярдәм итсәк, аның савабы үзебезгә, һичшиксез, йөзләтә, меңләтә әйләнеп кайтачак.

Үзебез, балаларыбыз саулыгы өчен дип Иделгә ярдәм итәргә теләүчеләр өчен исәп-хисап реквизиты: Ләйсән Флюр кызы Җиһаншинаның Сбербанк картасы 8-917-78-33-412 телефон номерына беркетелгән.

Автор:Эльвира Ямалетдинова

Чыганак: "Кызыл таң"

Фото: "Кызыл таң"

Читайте нас: