-2 °С
Болытлы
Изге Рамазан ае тәмамланырга бер генә көн калды. 10 апрельдә Ураза гаете. Иртәнге гаеткә кадәр фитыр садакасын биреп өлгерергә кирәк, диләр. Ә күләме аның күпме икән? Интернеттагы имеш-мимешләргә колак салмыйча, Уфаның "Ихлас" мәчетенә барып белеп кайтырга булдым.
Шулай итеп, фитыр садакасының күләме 150 сумнан башлап, кешенең матди мөмкинлекләреннән чыгып, 1000 сумга кадәр.
Фидия - ураза тотмаганнар өчен бирелә торган садака - һәр көн өчен 400 сум. Калган мәгълүматларны фотосурәттән карап белә аласыз.