Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
5 апрель , 09:17

Аллаһ кабул итсен

"Нуруль Ислам" мәдрәсәсендә Рамазанның беренче көненнән бирле һәр көнне 13.00 сәгатьтә Хәтем – Коръәнне тулысынча уку башлана.

Аллаһ кабул итсен
Аллаһ кабул итсен

Мөселманнарда изге Рамазан –  ураза, дога һәм тәүбә ае дәвам итә.

Рамазан аенда һәрбер яхшы эшнең әҗере Аллаһ хозурында:

Пәйгамбәребез с.г.с. хәдисләреннән күренүенчә, бер яхшы эшкә күп тапкырлар (10дан 500гә кадәр һәм аннан да күбрәк) савап булачак.

Русия Үзәк Диния нәзарәтенең "Нуруль Ислам" мәдрәсәсендә шундый изге эшләрнең берсе – Хәтем – Коръәнне тулысынча уку Рамазанның беренче көненнән бирле һәр көнне 13.00 сәгатьтә башлана. Күпләр өчен Коръәнне үзләре генә уку авырга төшә, безнең Коръән уку чарасы нәкъ менә бу изге айда Хәтем ясарга теләүчеләр өчен оештырылды. Коръәнне мәдрәсәнең иң яхшы студентлары микрофон аша укый, шулай итеп алар укучыны күзәтә һәм аның белән бергә укый, үз хаталарын төзәтә алалар. Ә Коръән укуның өстенлеге турында күп хәдисләрдә әйтелә. "Кем Коръәннең бер хәрефен укыса, аңа ун савап языла, “Әлиф.Ләм.Мим” ул бер хәреф түгел, “Әлиф” – бер, “Ләм” – бер, “Мим” – бер хәреф”.  (Әт-Тирмизи, 2910).

Аллаһы Тәгалә игелекле эшләребезне кабул итсен, амин!

Нуруль-Ислам мәдрәсәсе матбугат хезмәте.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: