Барлык яңалыклар

Әгәр ураза тота алмасаң...

Саваплы булу өчен нишләргә? 

Әгәр ураза тота алмасаң...
Әгәр ураза тота алмасаң...

Ураза тотучы кешене ашату да бик изге вә әҗер-саваплы гамәл булып санала.

«Кем дә кем ураза тотучыны авыз ачтырса, яки ифтар мәҗлесе оештырса, ураза тоткан кешеләрнең савабы ул кешегә дә язылыр, әмма ураза тотучының савабы һич тә кимемәс», - диелә хәдистә.

Аллаһы Тәгалә ул кешенең гөнаһысын ярлыкар, оҗмахта Пәйгамбәребезнең Кәүсәр чишмәсеннән эчерер. Бу кеше кыямәт көнендә халык сусаганда, һич сусамас. Ә инде кешенең ураза тотучыны туйдырырга куәте булмаса, фәкыйрь булса, бер йотым сөт, яки җимеш, яки су белән бер ураза тотучының уразасын ачтырса, аңа да савап булыр.

Автор фотосы. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: