Барлык яңалыклар

Рамазан аеның икенче дистәсе - гөнаһлардан пакьләнү көннәре

Алдагы ун көндә безгә рухи яктан чистарырга, пычрак уйлардан арынырга кирәк булачак.

Рамазан аеның икенче дистәсе - гөнаһлардан пакьләнү көннәре
Рамазан аеның икенче дистәсе - гөнаһлардан пакьләнү көннәре

Рамазан аеның икенче ункөнлеге турында Татарстан мөфтие Камил хәзрәт түбәндәгеләрне сөйли:

"Бисмилляхир-рахманир-рахим. Ассаляму алейкум ва рахматуллахи ва баракятуху.

Кадерле дин кардәшләр!

Изге Рамазан аеның беренче ун көне тәмамланды. Шушы вакыт эчендә безнең күңелләр игелек һәм Раббыбыз ризалыгына омтылыш белән тулды.

Аллаһ илчесе (салаллаху алейхи ва саллям) Рамазан турында болай дип әйтеп калдырган: “Уразаның беренче ун көне – Аллаһның рәхмәт көннәре, икенче дистәсе – гөнаһлардан пакьләнү көннәре һәм соңгы ун көне – җәһәннәм утыннан котылу дәвере”. Димәк, алда безне Рамазан аеның икенче дистәсе көтә. Алдагы ун көндә безгә рухи яктан чистарырга, пычрак уйлардан арынырга кирәк булачак. Шулчакта Раббыбыз безнең хата-кимчелекләребез һәм гөнаһларыбызны гафу итәр, иншәАллаһ.

Мөхтәрәм дин кардәшләр! Үзегезне, йөрәкләрегезне, куллар, телләр һәм күзләрегезне хәрәмнардан саклагыз һәм алдагы 10 көндә тән белән генә түгел, калебегез белән дә ураза тотыгыз. Аллаһы Тәгалә уразаларыбызны кабул итсен һәм Үзенең киң рәхмәтен иңдерсен! Ассаляму алейкум ва рахматуллахи ва баракятуху", - ди Камил хәзрәт Сәмигуллин. 

Автор фотосы. 

Чыганак: Заман сулышы

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: