Барлык яңалыклар

"Иманны тоеп яшәү"

Яңа вәгазьләр китабын күрдегезме әле, дин кардәшләр?    

"Иманны тоеп яшәү"
"Иманны тоеп яшәү"

Яңа вәгазьләр китабын күрдегезме әле, дин кардәшләр?

 

Әссәләмү гәләйкүм үә рахматулЛаhи уә баракатүhү!

  Динебез кешегә көч җитмәслек, кеше акылы күтәрә алмаслык һич кенә дә бурыч йөкләтми. Ислам гыйлеме бик зур, бик тирән, бик  олы.

 Иман-гыйлемнән, гыйлем исә мәгълүматлылыктан башлана.

Югары Яркәй авылының  зәк район  китапханәсендә март башында     Дөмәй авылы мәчете мөгаллимәсе, филология фәннәре кандидаты Зәмзәмия Әхияр кызы Казыйханованың "Иманны тоеп яшәү" исемле вәгазьләр китабын авылыбыз  халкына  тәкъдир итү кичәсе үтте.

    Мәжлескә "Тәүбә" мәчетенең, башка авылларының  остаз-мөгаллимәләре, мәчет каршындагы курсларда гыйлем алучы мөслимәләр, райондашлар жыелып килгән иде. 

    Әдәби кичәне үзәк район китапханәсе янында эшләп килгән “Илһам”   әдәби-музыкаль клуб җитәкчесе, китапханәче Клара Хәсәнҗан кызы әзерләп, әчтәлекле итеп алып барды.

Нәүфәл хәзрәт Хәнәфи улы Әшарапов «Иман ул – яшәү моңы» дип аталган кичәне  Изге Коръән аятьләре белән ачып җибәрде.

 Зәмзәмия  Казыйханова китабының исемен юкка гына  “Иманны тоеп яшәү”   дип атамаган, анда ул халыкка дини кыйммәтләрне җиткерү максатыннан  уйланырга  тәкъдим итә. 

Китапта сез:

 – “Бисмилләһ” тән башлыйк,

–  Аллаһе Тәгалә һәм Иблис турында,

– Бәхетлеләр дөньядан иман белән үтә,

–   Кыямәтнең кайчан булачагын Аллаһы Тәгалә белә,

– Сыйрат- җөһәннәм өстеннән сузылган күпер,

– Намазыңны дөрес укы,

–Кешеләрне исламга ничек дөрес үгетләргә?

– Сәхабәләр- күп буын мөселманнарга үрнәк кешеләр,

– Өммәт аналары,

– Җиде егеткә –ун кыз,

– Шәхси үрнәк турындагы  вәгәзләрне   hәм башка темаларны остазның хезмәттәшләре Гөлнур Габделһәй кызы Шәйдуллина,  Мәүлидә  Флүн кызы Закирова,  Илеш районы мөслимәләр Советы бүлекчә җитәкчесе  Фәндәлия Әлифҗан кызы Шәрифҗанова, Розалия Рафаәль кызы Идрисова тәфсилләп бәян итеп үттеләр.

    Зәмзәмия Әхияр кызына райондашларыбыз сорау арты сорау юллап, ямь өстенә ямь өстәделәр.

   Китапның тирән эчтәлекле, анлаешлы, гади телдә язылуы hәм эре шрифт белән басылуы олы яшьтәге ханымнарның күңеленә бигрәк тә хуш килде.

    Кичә шундый жылы, оешкан төстә, сизелми дә үтеп китте. Кичәдә катнашучылар, остазыбызга сәламәтлек, иҗади унышлар, хәерле, бәхетле картлык, бала-оныклар куанычы теләп таралыштылар. Башка авылларның  мәчетләренә дә чакырып калдылар.

    Кичә барышында,  кайсыдыр ханымнар, күнелләре тулып, күз яшьләренә ирек биреп утырдылар. Бәлки кемнәрнеңдер җанында Аллаhыны юксынып яшәгән фитри иманнары көчәеп киткәндер. Аллаhу Агләм. Ничек кенә булса да, hәрбарчаларыбызга да Үзенен рахмәтенә, ризалыгына ирешеп, иманны тоеп яшәүләр насыйп булса иде. Әәмиин.

Бу шатлыкны безнең вә сезнең белән педагог-мөгаллимә Мәүлидә Закирова бүлеште.

 

 

 

"Иманны тоеп яшәү"
"Иманны тоеп яшәү"
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: