Барлык яңалыклар

Уразада ничек тукланырга?

Бүген кояш баю белән Рамазан аена  керәбез. 

Лилия Барлыбаева.
Фото:Лилия Барлыбаева.

11 марттан Рамазан ае башлана. Ураза вакытында дин тотучылар көн яктысында эчүдән һәм ашаудан тыелалар, быел бу интервал 14-15 сәгать тәшкил итәчәк. Роспотребнадзорның Башкортстан белгечләре сәламәтлекне саклап калу өчен ничек ашарга  икәнен киңәш итә.

- Сәхәрне (иртәнге ризык кабул итүне)  төшереп калдырмагыз, җиңел ризыкка өстенлек бирегез, мәсәлән, бөртекле икмәк, бөртекле ашлык, яшелчә омлеты яки  пешкән йомырка, яшелчәләр, эремчек, тозсыз сыр, йогырт, сөт.

- Ифтар (авыз ачу дип йөртәләр) өчен майсыз ит, тавык, балык, яшелчәләр ашагыз.

- Ризык әзерләгәндә сыйфатында шикләнмәгән азык-төлекне генә   кулланыгыз.

- Ашар алдыннан да, аннан соң да күбрәк су эчегез.

- Сосискалар, төрле балык һәм ит продуктлары, зәйтүн, маринадланган кыяр, соуслар (кетчуп, горчица һәм майонез), крекерлар кебек сусауга китерә торган ризыклардан сакланыгыз.

- Кофеин куллануны киметегез: чәй, кофе яки энергетикларның  бәвел кудыручы үзлекләре  организмның сусызлануына китерергә мөмкин.

- Кондитер тәм-томнарын җиләк-җимеш, кипкән җиләк-җимеш һәм чикләвек белән алыштырыгыз.

- Акрын ашагыз һәм чамадан тыш артык ашамагыз.

Кичке  ризык кабул итүдән соң, саф һавада йөрү  яхшы булыр. Көн дәвамында мөмкин булганча артык физик күнегүләрдән сакланыгыз.

Ураза бәйрәме белән! Тоткан уразалар һәм кылган догаларыбыз кабул булсын!  

Чыганак: bashinform.ru

Ләйсән Каспранова.
Фото:Ләйсән Каспранова.
Автор:Әлфия Шакирҗанова
Читайте нас: