Барлык яңалыклар

“Сөендерегез... Җиңеләйтегез”...

Рамазан аенда ничек савапларга ирешергә? Нинди сүзләргә Аллаһы Тәгалә күп саваплар яза?

“Сөендерегез... Җиңеләйтегез”...
“Сөендерегез... Җиңеләйтегез”...

Сөекле Пәйгамбәребез Мүхәммәд салләллааһу гәләйһи үә сәлләм Үзенең бер хәдисендә: “Сөендерегез, нәфрәтләндермәгез, җиңеләйтегез, авырайтмагыз”, - диде. Без дә мөбарәк Рамазан ае башлануга берничә көн калганда бу хәдисне гәзит укучыларыбызны - дин кардәшләребезне гыйбадәт кылырга өндик. Бәрәкәтле айда мөмкин кадәр күбрәк саваплар эшләп калырга чакырыйк. Кем дә булса берәрсен изгелек кылырга чакырса һәм ул аны кабул итеп изгелек кылса, чакыручы кешегә дә бу гамәлне кылган саваплар язылачак. Әгәр бер кешенең ураза тотуына сәбәпче булсак, аның саваплары тулысынча безнең гамәл дәфтәренә дә өстәләчәк, ә ул кешенеке дә кимемәячәк.

Сәлам әйтү саваплары

Әссәләмү гәләйкүм! Нинди матур сүзләр бу: сезгә Аллаһның сәламе булсын, иминлек булсын, сәламәтлек булсын, җан тынычлыгы булсын.

Үә рахмәтуллааһи – сезгә Аллаһның рәхмәте булсын. Бу – иң бөек теләк. Аллаһу Тәгалә иманлы бәндәләрен җәннәткә Үзенең рәхмәте белән кертә. Димәк, без бу мөселманга Раббыбызның рәхмәтен телибез, аны җәннәтләренә кертүен телибез. Дөньяда исә рәхмәте белән бәхет-сәгадәткә ирештерүен сорыйбыз...

Үә бәракәәтүһ – Аның бәрәкәте дә булсын. Монда инде без мөселман кардәшебезгә һәрбер нигъмәтенә Аллаһның бәрәкәтләрен телибез. Малның бәрәкәтен, вакытның бәрәкәтен, ризыкның бәрәкәтен, гомернең бәрәкәтен... Һәр нәрсәдә, гамәлдә бәрәкәт ишекләре, ярдәм ишекләре ачылуын сорыйбыз.

Әссәләмү гәләйкүм үә рахмәтуллааһи үә бәракәәтүһ! Аллаһның Илчесе (с.г.с.) шушы сәламне әйткән кешегә 30 савап язылачагын хәбәр итте. Әссәләмү гәләйкүм – 10 савап, үә рахмәтуллааһи – 10 савап, үә бәракәәтүһ – 10 савап. Димәк, бу иман әһеленең шушы сәламе җәннәткә утыз җәннәт бүләге булып үзенә биреләчәк.

Бу – сөннәт гамәлне бөтен җиргә таратыйк, даими рәвештә сәлам бирик. Сәлам бирү – Пәйгамбәребезнең (с.г.с.) сөннәте, ә аңа җавап бирү – фарыз гамәл. Мотлак рәвештә сәлам биргән кешегә җавапны кайтарырга тиешбез. Әгәр берәр кеше аша сәлам китерәләр икән, аңа: “Вә гәләйкүм әссәләәм”, - дип әйтәбез. “Аңа да сәлам булсын” дип куябыз. Өйләребезгә кергәндә һәм чыкканда шулай ук “Әссәләмү гәләйкүм үә рахмәтуллааһ!”дип сәлам бирәбез. Әгәр өйдә кеше булмаса, фәрештәләр сәламне кабул итәчәк. Мөселман кешенең өе – мәчет, чөнки ул анда намаз укый, шуңа ул фәрештәләр белән тулы була. Өйдә кеше яки хайван рәсеме, яисә эт булса, мондый рәхмәт фәрештәләре ул өйгә керми, анда җен-шайтаннар күпләп җыела.  Аллаһның сөекле Илчесе (с.г.с.) сәлам бирү хакында тагын шуны да белдерде: “Сәламне бөтен җиргә таратыгыз!” Аның бу әмерен ишеткән сахабәләр бер агачны яисә ташны, нинди дә булса киртәне узсалар, сәлам бирделәр. Без дә бүлмәдән бүлмәгә күчкәндә, бер пәрдәне үткәндә сәлам бирсәк, даими савапка ирешәчәкбез. Ул гына да түгел...

Сәлам әйтү мәхәббәтне арттыра

 Аллаһу Тәгаләнең иң хөрмәтле Пәйгамбәре (с.г.с.) бик тә сөенечле хәбәр бирде. Менә ул: “Сез җәннәткә керә алмассыз, хакыйкый иманда була алмассыз, бер-берегезне яратмыйча торып. Бер-берегезне ярату өчен арагызга сәламне урнаштыгыз!”

Мөселман кеше үзенең дин кардәшен бертуган абыйсын яисә апасын яраткан шикелле, хәтта аннан да артыграк яратырга тиеш. Әгәр арабызда шундый мәхәббәт булса, бу безнең иманыбызны камилләштерә, хакыйкый иман дәрәҗәсенә күтәрә. Ә бу исә мөселманны җәннәткә юнәлтә, изге гамәлләр кылуны җиңеләйтә. Гаиләдә ир белән хатынның, балаларның бер-берсенә даими сәлам бирүе шулай ук аларның арасындагы мәхәббәтне көчәйтә, өйдә иминлек, тынычлык урнаштыра, ризыкның, малның бәрәкәтен арттыра. Чөнки алар даими рәвештә бер-берсенә: “Сезгә Аллаһның сәламен, рәхмәтен, бәрәкәтен телим!” дип дога кыла.

Биш минутта йөз агач

Безнең яраткан Пәйгамбәребез (с.г.с.) зикер-тәсбихларны күп әйтүнең фазыйләтләре хакында бик күп хәдисләр калдырды. Утырганда, торганда, каядыр китеп барганда, кулың белән нәрсәдер эшләгәндә күңелеңне Аллаһу Тәгаләгә бәйләп, телең белән даими зикер-тәсбихта булырга, даими рәвештә саваплы гамәл кылырга мөмкин. хәдисләрдә түбәндәгечә белдерелә: “Дөреслектә, Аллаһу Тәгалә бөтен сүзләрдән дүртесен сайлап алган: “Сүбхәәнәллааһ”, “ӘлһәмдүЛилләәһ”, “Ләәәә иләәһә илләллааһ”, “Әллааһу әкбәр”. “Сүбхәәнәллааһ” дип әйтүчегә егерме изгелек языла, егерме начар гамәле сөртелә. “Әллааһу әкбәр”, “ӘлһәмдүЛилләәһ”, “Ләәәә иләәһә илләллааһ” дип әйтүчегә дә шулай ук. “ӘлһәмдүЛилләәһи Раббиль-гәәләмиин” дип чын күңелдән әйткән кешегә утыз изгелек языла, утыз начар гамәле сөртелә”. (Әхмәд бине Хәнбәл Мөснәде).

Ихласлык белән кылынган бөтен изге гамәлләр елга, диңгездә аккан шикелле, туктаусыз җәннәткә күчә, анда иман әһеле өчен җәннәт сарайлары төзелә, агачлар утыртыла, нигъмәтләр әзерләнә.

“Сүбхәнәлааһи үә бихәмдиһи”. (Аллаһ бөтен кимчелектән пакь һәм Аңа мактау-шөкерләр булсын). Бу зикер җәннәттә пальма агачы булып утыртыла. “Сүбхәнәлааһи үә бихәмдиһи. Сүбхәәнәллааһиль-гәҙыыйм” – бу зикерне иртәле-кичле йөз тапкыр әйтүченең гөнаһлары диңгез күбекләре кадәр күп булса да гафу ителә. Һәм бу тәсбихлар мизанда (ахирәттәге үлчәүдә) бик авыр булып салыначак, изгелекләребезнең күп булуына сәбәпче булачак.

“Сүбхәнәлааһи үә бихәмдиһи” – бу зикерне йөз тапкыр әйтергә биш минуттан да азрак вакыт җитә. Аллаһның бөтен кимчелектән пакь, өстен, Аның бөтен эшләренең хикмәтле, бәрәкәтле икәнен уйлап Аңа бөтен күңел белән шөкер хисләребезне кушып, ихласлык белән, җәннәттә аларның агач булып утыртылачагын, зур саваплар китерәчәген уйлап әйтүче зур уңышка ирешәчәк.

Бүген гәзит укучыларыбызга Рамазан алдыннан тагын бер сөенечле гамәл җиткерәбез. Яраткан Пәйгамбәребез Мүхәммәд (с.г.с.) безгә зикер-тәсбихны тагын да арттыру ысулын әйтеп калдырды. Мөслим “Сахихы”нда килгән хәдистә ул шулай язылган.

“Сүбхәәнәллааһи гәдәдә халькыйһи” (3 тапкыр), “Сүбхәәнәллааһи ридаа нәфсиһи” (3 тапкыр), “Сүбхәәнәллааһи зинәтә Гәршиһи” (3 тапкыр), “Сүбхәәнәллааһи мидәәдә кәлимәәтиһи” (3 тапкыр). Яралтканнарның саны кадәр Аллаһу Тәгалә һәр кимчелектән пакь. Үз Затының риза булуы кадәр Аллаһу Тәгалә һәр кимчелектән пакь. Гәрешнең авырлыгы кадәр Аллаһу Тәгалә һәр кимчелектән пакь. Аллаһның сүзләрен яза алырлык кара тамчылары саны кадәр Аллаһу Тәгалә һәр кимчелектән пакь. Бу рәвештә әйтелгән тәсбихлар шулкадәр күп дәрәҗәдә язылыр, аны әйтүчене хәтта фәрештәләр дә узып китә алмас. Иртәле-кичле, фарыз намазлардан соң әйтүне гадәткә кертсәк, ахирәтебез өчен зур әҗерләр язылыр. Һәммәбезгә гамәлгә кую насыйп булсын!

Елмаюың да сәдака

Аллаһның илчесе (с.г.с.) мөэмин-мөселманнарга һәр халәттә яхшылык кылырга өндәде. Ярдәмгә мохтаҗларга, мескеннәргә, зәгыйфьләргә сәдака бирергә, әгәр инде бирә алмасаң, яхшы сүз әйтергә кушты. Рәнҗетелгән, кыерсытылган кешеләрнең догасы һичшиксез кабул буласын аңлатты, кеше рәнҗетүдән, кеше хакына керүдән тыйды. “Һәрбер тәсбих – сәдака, һәрбер тәһлил – сәдака, дин кардәшеңнең савытына су салу – сәдака”, – диде.

Бу Рамазанда Ислам әхлагының нигезен тәшкил иткән күркәм холыкта алга китәргә тырышсак иде. Ачудан тыелып, телләребезне әдәпсез сүзләрдән саклап, гайбәт кылу, яла ягу, куштанлану кебек яман гадәтләрдән ераклашсак иде. Моңа ирешү өчен сәхәр һәм ифтарларда: “Йәә Рабби! Миңа күркәм холык бир, гүзәл холыкка ия булып туктаусыз рәвештә көндезен ураза тоткан, төннәрен гыйбадәттә уздырганнар савапларына ирешүне насыйп әйлә”, - дип сорарга кирәк.

“Һәрбер елмаю - сәдака”. Пәйгамбәребез (с.г.с.) һәрчак елмаеп сөйләште, елмаюның сәдака биргән савапка тиң булуын аңлатты. Дөньяга һәм кешеләргә елмаеп багыйк, даими рәвештә саваплар казаныйк!

Фәрештәләр догасы

Аллаһу Тәгаләгә нык инанып, “Раббыбыз – Аллаһ”, - дип әйткән һәм Аның шәригатен үтәп, туры юлга басканнар янына: “Сез бернәрсәдән дә курыкмагыз һәм бернәрсәгә дә кайгырмагыз, сез үзегезгә вәгъдә ителгән җәннәткә шатланыгыз”, - дип фәрештәләр иңәр. Фәрештәләр аларга: “Без дөньяда һәм ахирәттә сезнең дусларыгыз. Ахирәт тормышында сезгә үзегез теләгән ризык һәм эчемлекләр булачак. Һәм сезгә үзегез теләгән ризык һәм эчемлекләр булачак. Һәм сезгә Гафу итүче һәм Рәхимле Раббыгызның сәламе булачак”. (“Фуссыйләт” сүрәсе, 30-32 нче аятьләр).

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

YouTube

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: