Барлык яңалыклар

Рамазанда ничек тукланабыз? Табиб киңәше

Соңгы вакытта социаль челтәрләрдә Рамазан аенда ничек итеп ашау һәм эчү хакында күп мәгълүмат бирелә.

serbestgorus.com Рамазанда ничек тукланабыз? Табиб киңәше
Рамазанда ничек тукланабыз? Табиб киңәшеФото:serbestgorus.com

Соңгы вакытта социаль челтәрләрдә Рамазан аенда ничек итеп ашау һәм эчү хакында күп мәгълүмат бирелә. Мөселманнар торган саен алга бара, гыйлем ала, дөрес туклануга да зур әһәмият бирә. Дөрес туклану иманлы кешегә сәламәтлеген ныгытуга, тәнен кирәкмәгән нәрсәләрдән арындырырга ярдәм итә. Бу исә дөнья һәм ахирәт гамәлләрен тиешенчә башкарырга ишекләр ача.

Рамазандагы ураза тәнебезне җиңеләйтә һәм сәламәтләндерә. Әмма безгә күңелебездән уразабызны Аллаһу Тәгалә өчен генә тотуыбызны ныгытырга кирәк. Әлбәттә, ураза тоту тәнгә дә, җанга да җиңеллек китерер, зарарлы матдәләрдән, зәгыйфь күзәнәкләрдән арындыра, тәнне яшәртә. Гомере буе ураза тоткан, намаз укыган кешеләрнең олы яшьтә дә көчле-куәтле, зирәк зиһенле булуы моны ачык дәлилли. Ураза вакытында су эчүгә бик әһәмият бирергә кирәк. Авыз ачканда җылы, хәтта бераз эссерәк суны ярты литр иясә аннан да күбрәк эчү яхшы. Берничә хөрмә җимеше, яхшырагы, өчне ашап кую тәнгә кирәкле матдәләр бирә. Догалар кылып намаз укыганнан соң яшелчә салаты, җиңелчә ашлар ашау тәкъдим ителә. Кофе эчеп куярга мөмкин. Ястү, тәравих намазларын укырга, төнге гыйбадәтне кылырга тутырылган корсак белән басу дөрес түгел. Намаз укыганда янга суны куеп, бүлеп-бүлеп эчәргә кирәк. Әгәр гыйбадәттән соң ашыйсы килсә, тагын бераз ашап алырга мөмкин.

Сәхәргә уянгач та тагын ярты литр чамасы су эчәргә тәкъдим ителә. Бу су унбиш-егерме минут эчендә күзәнәкләргә сеңеп бетә. Сәхәрдә инде күбрәк аксымлы, майлы ризык ашарга кирәк. Йомырка, ит, карабодай, фасоль кебек аксымлы ризыклар кичә кадәр ачыкмаска, җиңеллек белән ураза тотарга ярдәм итә. Соңгы вакытта ак оннан әзерләнгән ризыктагы глютен хакында күп языла. Шуңа күрә арыш оныннан яисә глютенсыз оннан ясалган ризыкларны файдаланырга гадәтләник. Карабодай, тары, перловка кебек ярмалар файдалы, аларга өстенлек бирик. Шикәрнең зыяны хакында да күп языла. Балга, йөзем, күрәгә кебек файдалы җимешләргә, үзебез киптергән җиләкләргә күчәргә кирәк. Гәзитне укучы, ураза тотучы җиңеллек белән тотып, зур әҗерләргә ирешүне телим.

                                               Халидә Миңневәлиева, табибә.

Читайте нас: