Барлык яңалыклар

“Әҗерен Үзем бирермен”

Сагынып көткән бәрәкәтле Рамазан ае башлануга 5 көн калды. 11 мартта беренче сәхәр ашалачак.

klubmama.ru “Әҗерен Үзем бирермен”
“Әҗерен Үзем бирермен”Фото:klubmama.ru

Сагынып көткән бәрәкәтле Рамазан ае башлануга 5 көн калды. 11 мартта беренче сәхәр ашалачак. Мөэмин-мөселманнар аны ничек тә булса саваплырак, мәгънәлерәк үткәрү өчен планнар кора, алдан ризык әзерли, гыйбадәткә комачау китерерлек нәрсәләрне алдан бетереп куя.

Әйе, чиксез савапларга илтүче мөбарәк ай безгә якынайды. Аны иманыбызны ныгыту, мөмкин кадәр күбрәк изгелекләр эшләү нияте белән каршыласак иде. Чөнки бу айда фарыз намазларның һәрберсенә 70 намаз савабы языла, сөннәт гамәлләргә фарызларныкы шикелле бирелә. Нинди генә саннар китерсәк тә, Рамазандагы савапларның күпме буласын күзаллый алмыйбыз. Чөнки аларны фәрештәләр язып бетә алмый. Бөек Раббыбыз: “Мин Рамазан ае өчен әҗерләрне Үзем бирермен”, - дип вәгъдә итә. Ул исә биргән вәгъдәсенә хилафлык китерми торган Зат.

Без бу айда нәрсәләргә нык игътибар бирергә тиешбез? Нинди эшләр саваплардан мәхрүм итүе мөмкин? Кайсы гыйбадәтләргә аеруча өстенлек бирергә кирәк? Олуг һәм мөбарәк ай алдыннан шул хакта фикер йөртергә чакырабыз.

“Намаз – җәннәт ачкычы”

Һәр мөселманга фарыз итеп тәгаенләнгән намаз гыйбадәтенә бу айда өстенлек бирелә. Биш вакытта тәгаенләнгән намазлардан тыш духа, әүвәбин, хаҗәт, шөкер намазлары укырга мөмкин. Хаҗәт намазында үзеңә кирәкле нәрсәләрне сорап, шөкер намазында барча нигъмәтләр өчен кат-кат шөкерләр кылырга була. Чөнки Аллаһу Тәгалә шөкер кылган колларын ярата, аларга нигъмәтләрен арттыра, бу хакта Коръән Кәримдә бәян итә: “Әгәр сез шөкер кылсагыз, нигъмәтләремне һичшиксез арттырырмын” (“Ибраһим” сүрәсе, 7 нче аять).

Рамазанда мөселманнар ястү намазына мәчеткә җыела, аның артыннан 20 ракәгать тәравих намазы укый. Шуны да билгеләп үтәргә кирәк, кайбер мөселманнар арасында тәравихны сигез ракәгать итеп укысаң да ярый, дигән фикер бар. Хәзрәте Гомәр радыйаллаһу гәнһү тәкъдиме белән мәчеттә күмәкләп уку гамәлгә куелган бу гыйбадәт өммәтебез әһелләренә бик гүзәл тәрбия мәйданы булып тора. Ничә гасырлар буе яшәп килгән бу гыйбадәт күп савапларга ирештерә, үзара дуслыкны ныгыта, араларны якынайта. Мәккә, Мәдинә шәһәрләрендә, бездә дә кайбер мәчетләрдә тәравих намазында тулысынча Коръән Кәрим укыла.

Төннең өченче өлешендә укылган тәһәҗҗүд намазлары аеруча кыйммәтле гыйбадәттән санала. Сәхәргә кадәр бу гамәлне кылып зур әҗер-савапларга ирешү мөмикнлеге бар, бу вакытта догалар кабуллыкка ирешә.

Коръән шәфәгате

Бөек Китабыбыз Коръән Кәрим Рамазанда иңдерелә башлады. Шуңа да бу айны иман әһелләре мөмкин кадәр күбрәк Коръәнгә багышларга омтыла; кемнәр тулысынча укып чыга, кемнәр белгән сүрәләрен укый. Бу айда әлеге гыйбадәт өчен саваплар шулай ук күп тапкырлар арта. Шуңа күрә Раббыбызның китабын өйрәнү өчен белгән сүрәләрне кат-кат уку өчен бөтен форсаттан файдаланырга кирәк.

Гыйлем алу – фарыз гамәл. Әгәр кем дә булса Коръәннең бер хәрефен өйрәнү өчен бер сәгать аны язып утырса, яисә мәчеткә барып дәрес алса, 70 дәрес савабына ирешә ала. Бәрәкәтле ураза аенда шундый гамәлләргә тотынсак, никадәр зур отыш булачак!

Коръән Кәримнең кайбер сүрәләре аеруча зур әһәмияткә ия, “Фатиха”, “Ихлас”, “Кәфирун”, “Наср” кебек кыска гына сүрәләр әнә шундыйлардан. “Аятел Көрси” шулай ук бик тә әҗер-саваплы аять. Аларны кат-кат укырга, интернеттан тыңлап хаталарны төзәтергә була. Гомумән, Коръәнгә бәйле һәр гыйбадәт бу айда зур саваплар китерә. Телефоннан яисә компьютердан укыганны, тәфсирләрне тыңларга, белгән сүрәләрне кат-кат кабатларга мөмкин.

Күпләребез белгән “Ихлас” сүрәсен генә алыйк. Сахих хәдисләрдән күренүенчә, бу сүрәне өч тапкыр уку тулы Коръәнне укыган савапка ирештерә. Ун тапкыр укучы өчен җәннәттә сарай төзелә. Шул сүрәнең мәгънәсен аңлап, фикерләп уку мәңгелек тормышыбызда зур нәтиҗәләр бирәчәк. Шуңа күрә аны Рамазанда мөмкин кадәр күбрәк укырга тырышсак иде. Мәсәлән, көн саен утызар тапкыр укыган кеше ун тапкыр Коръән чыккан савап ала, изге айда исә саваплар тагын да арта.

Кыямәт көнендә ураза һәм Коръән гамәл кылган мөселман өчен шәфәгатьче булып киләчәк, бу кешене җәннәткә кертүне сораячак. Һәммәбезгә шул нигъмәткә ирешү насыйп булса иде!

Догалар бәхет ишеген ача

Бәрәкәтле Рамазанда мөмкин кадәр догалар кылырга, үзеңнең ният һәм теләкләреңне Раббыңа юнәлтергә ишекләр тагын да киңрәк ачыла. Намазлардан соң сәҗдәләрдә, нәфел намазы сәҗдәсендә догалар кылу аеруча саваплы. “Колның Аллаһу Тәгаләгә иң якын вакыты – аның сәҗдәдәге вакыты. Шуңа күрә сәҗдәдә вакытта Аллаһу Тәгаләгә күп итеп догалар кылыгыз”, - диде сөекле Пәйгамбәребез (с.г.с.). Икенче бер хәдисендә исә: “Төн уртасында һәм фарыз намазлардан соң кылынган догалар кабул булуга якын”, - дип белдерде.

Һәр халәтебездә, һәр гамәлебездә Аллаһу Тәгаләнең рәхмәтле аен истә тотып, күп догалар кылырга тиешле. Сәхәр вакытында, авыз ачканда, юлда йөргәндә, нинди генә эш эшләсәк тә телебездә зикер-тәсбихлар, догалар булса иде. Догаларны үз телең белән, ихласлык белән, кабул буласына тирән ышанып кылырга кирәк. Сәхәргә торып ризык әзерләгәндә: “Йәә Раббым! Бу ризыкны безгә бәрәкәтле, шифалы ит! Аны ашаган бәндәләреңә җәннәт ризыкларын ашарга насыйп әйлә!” Балаларны мәктәпкә озатканда: “Йәә Раббым! Бу балаларыма дөнья һәм ахирәт гыйлемнәрен алырга җиңеллек бир, аларга намазлар укып, Коръән һәм сөннәтне өйрәнеп гамәл кылырга, Үзеңнең сөекле колларың дәрәҗәсенә күтәрелергә ярдәмнәреңне бир...”

Догаларны туктатмыйк, даими Раббыбыз хозурында булыйк...

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

Читайте нас: