Беренчесе. “Ләәәә иләәһә илләллааһ” зикерен күп әйтү.
Бу иман кәлимәсе, йөрәкне чистартучы бөек зикер.
Икенчесе. “Әстагъфируллааһә үә әтүүбү иләйһи” дип күп тәүбә-истигъфар кылу.
Өченчесе. Аллаһу Тәгаләдән җәннәтне сорау. “Әллааһүммә иннии әс-әлүкәль-җәннәтә”.
Дүртенчесе. Җәһәннәм газабыннан Аллаһка сыену. “Әллааһүммә! Әгүүҙү Бикә мин-әннәәръ” Соңгы икесен бергә әйтәбез: “Әллааһүммә иннии әс-әлүкәль-җәннәтә үә әгүүҙү Бикә мин-әннәәръ”.
Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.