Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
21 февраль , 10:06

Дөмәйнең ак мәчете

Узган атнада ишекләрен ачкан иман йортына тиңнәр юк.

Дөмәйнең ак мәчете
Дөмәйнең ак мәчете

Әлхәмдүлилләһи шөкер, мөхтәрәм дин кардәшләребез! Елдан-ел күңелләребезне иман нуры белән яктыртып, халкыбызны изге юлга күндерүче иң саф, иң пакь динебез – Ислам дине көннән-көн куәт җыя. Мең елдан артык тирән эчтәлекле, гүзәл тарихы булган Ислам диненә безнең ата -бабаларыбыз, бөтен дөньядагы мөселман кардәшләребез элек-электән табынган. Алар Ислам кануннарында тәрбияләнеп, күңелләрендә иң изге тойгыларын саклап, Хак Тәгалә бар һәм бер, ә Пәйгамбәребез (с.г.в.) аның хак илчесе дип, чын күңелдән инанып тормыш көткәннәр.

     Халкыбыз нинди генә чорлар кичерсә дә, гасырлар буена гөрләп торган мәчетләрен сүндерсәләр дә, аны иманыннан яздыра алмаганнар. Ата -бабаларыбыз, ак яулыклы әбиләребез бер кайчан да үз диненнән ваз кичмәгән, иманын сатмаган. Әлхәмдүлилләһи шөкер, хәзер инде чын күңелләре белән бер Аллаһны гына танып, һәр бәндәбез үз асылына кайтырга омтыла. Аллаһы Тәгалә хозурына өлкәннәребез белән бергә яшьләребез дә тартыла. Авыл - шәһәрләребездә кабаттан Ислам мәдәнияте чыганагы булган мәчетләр тергезелә.

      Аллаһыга мең шөкер, Илеш районының  Дөмәй авылында 16 февральдә чираттагы  Аллаһ йорты үз ишекләрен ачты. Әл-Малик исемендәге ошбу мәчет тумышы белән Дөмәй авылыннан булган РФ һәм БРның атказанган төзүчесе Рабис Салих улы Салихов ярдәмендә төзелде. Беренче нигез ташын салганнан соң сигез ай эчендә төзелеп бетеп сафка кертелгән Әл-Малик мәчетен ачу тантанасына Дөмәй авылы халкы гына түгел, тирә-як авыллардан, район үзәге Югары Яркәйдән, күрше Бакалы, Дүртөйле районнарыннан да кунаклар килгән иде. Аллаһ йортын тантаналы ачуда шулай ук Рабис Салих улы үзе, Илеш районы хакимияте Башлыгы Илдар Мостафин, БР Башлыгы каршында оештырылган дәүләтара конфессиональ мөнәсәбәтләр Советы вәкиле Азат Фәттахов, Илеш һәм Бакалы районнары имам – ахунды Рөстәм хәзрәт Абушахмин, урындагы “Маяк” хуҗалыгы рәисе Җәмигънур Мөхтәров катнашты. Кунаклар үз чыгышларында ихлас күңелдән авыл халкының шатлыгын уртаклашты, яңа мәчеткә бүләкләр тапшырып, изге теләкләрен җиткерде.

     Мәчет - сәҗдә кыла торган урын. Ул шулай ук Аллаһ йорты – “Бәйтуллаһи” дип атала. “Аллаһ йорты” дип аталуга сәбәп исә, анда Аллаһка гыйбадәт кылына, Аллаһка сәҗдә кылына. Анда адәм балалары рухи пакълек алырга тиеш. Шулай булгач, ул урын үзе дә башка урыннардан, биналардан тышкы күренеше һәм эчке зәвыгы белән аерылып торырга тиеш. Мәчетләрне элек- электән Аллаһка ихлас ышанган һәм ахирәт көненең булачагына да инанган, дини йолаларны үтәгән халкыбыз зыялылары, асыл затлар төзеткән. Шундый зыялы шәхесләребезнең берсе булган Рабис Салих улы ошбу кабатланмас архитектурасы белән тирә-якларда аналогы булмаган Әл-Мәлик мәчетен ачу тантанасында  авылдашларына мөрәҗәгать итеп, түбәндәге сүзләрне җиткерде:

     -Минем күңелемдә туган авылымда мәчет салдыру дигән изге ният күптән яшәде. Менә, ниһаять, мин аны Аллаһы Тәгалә кодрәте белән, гаиләм терәге белән, улым Ринат, кызым Лиана ярдәме белән тормышка ашырдым. Миннән изге бүләк итеп кабул итегез. Киләчәктә ошбу мәчет Дөмәй мәхәлләсе халкына хезмәт итсен, аның ишекләре беркайчан да бикләнмәсен, биш вакыт намазга чакырып азан тавышлары яңгырап торсын,- дигән теләкләр белән тәмамлады ул үз чыгышын. Илеш һәм Бакалы районнарының имам ахунды Рәстәм хәзрәт Абушахмин үз чиратында мөхтәсибәт эшчәнлеге турында берничә сүз әйтте. Әл-Мәлик мәчетенең районда 36 нчы мәчет булып эш башлаячагын билгеләде. Әйтергә кирәк, бу Дөмәй авылында икенче мәчет. Беренчесе -“Шәмсенаһар” мәчете 2003нче елда ачылган. Анда дин эшләрен авылның имам–хатибы Вәзыйх хәзрәт Кәлимуллин тиешле дәрәҗәдә алып бара. Һәммә дини мәрәсимнәр үз югарылыгында оештырыла. Мәчеттә дини укулар алып баручы филология фәннәре кандидаты, язучы Зәмзәмия Казыйханова билгеләвенчә бүгенге көндә 25 кеше мәчеткә укырга йөри.

      -Иншәаллаһ, якын киләчәктә мәчеттә теләге булган балаларга да дини дәресләр укытылыр. Киләчәктә алар нык иманлы кешеләр булып җитешерләр. Ә иманлы булып тәрбияләнгән кешенең күңелендә һичбер начарлыкка урын калмас,- дип төпле ышанычын белдерә Зәмзәмия Әхияретдин кызы.

      Бүгенге көндә 600 дән артык кеше яшәгән,элекке вакытларда өч мәхәлләле булган Дөмәй авылында яңа төзелгән Аллаһ йортында да көндәлек гыйбадәт кылу, дини йолалар үткәрү үз югарылыгында булыр дип ышанасы килә.

    Рөстәм хәзрәт тарафыннан Фатиха укылып, моңлы азан тавышы яңгырады. Күккә ашкан мәчет манарасында хасил булган моңлы азан тавышы әллә кайларга таралып кире кайтты һәм кайтаваз булып авыл өстенә сибелде. Ул илаһи азан моңы күңелләрне сафландырып, хисләрне нечкәртеп, рухларны пакъләде. Әл - Мәлик мәчете беренче тапкыр җомга намазына үз ишекләрен ачты. Авыл мөселманнары, килгән кунаклар саф - саф булып намазга тезелде.

     Әлхәмдүлилләһи шөкер, шушы өр- яңа Аллаһ йортының ачылып үзенең изге эшен башлап җибәрүенә теләктәшлек белдергән, җан җылысын биргән авыл халкына да,мәчетне төзүгә һәм җиһазлауга ифрат күп көч салган Рабис Салих улына, аның гаиләсенә Аллаһы Тәгаләнең чиксез рәхмәтләре булсын. Дөмәй авылында беркайчан да иман нуры сүнмәсен, сүрелмәсен!

                                                                      Мөнәвис Низаметдинов.

 Русия һәм Башкортстан

журналистлар берлеге әгъзасы.

Илеш районы.

                            

                                             

АК  МӘЧЕТЛӘР

 

  Әлхәмдулилләһи шөкер, дин кардәшләр!

                                   Иман белән башкарыла изге эшләр.

 

                                    Инандырып бәндәләрен хак юлларга

                                    Ак мәчетләр күтәрелә авылларда.

 

                                    Ак мәчетләр калкан булыр давылларга,

                                    Иман нуры иңгән чакта авылларга!

 

                                    Аллаһ бөек. Ул бер генә безнең өчен!

                                    Мәчеткә кил, нурга коен, артсын көчең.

 

                                     Пәйгамбәрләр йөргән юлга салыйк эзне,

                                     Аллаһ йорты- ак мәчетләр көтә безне.

                                                                                    

                                                                                             Мөнәвис Низами.

 

 

 

 

 

Дөмәйнең ак мәчете
Дөмәйнең ак мәчете
Автор:Ибрагимова Эльмира
Читайте нас: