Динебез – Ислам
16 февраль 2024, 05:38

Гаилә кыйммәтләре

"Гаиләдә әхлакый кануннарны үтәсәң, тынычлык һәм татулык булачак", - диләр дин вәкилләре.

Гаилә кыйммәтләреГаилә кыйммәтләре
Гаилә кыйммәтләре

 Октябрьский шәһәрендә 13нче урта гомуми белем бирү мәктәбе  укучылары дини конфессияләр вәкилләре белән очрашты. Шәһәрнең ммам ахуны, Русиянең Үзәк Диния нәзарәте вәкиле Мәүлемзан-хәзрәт һәм Александр ата балалар белән мәхәббәт, тугрылык, гаилә кыйммәтләрен һәм гореф-гадәтләрен саклауның мөһимлеге турында сөйләштеләр. Һәм хәзерге дөньяда идеалларны алыштыруның мөһим аспектлары турында фикер алыштылар. Бүгенге егетләргә һәм кызларга яхшылыкны начарлыктан аера белү мөһимлеген аңлаттылар: "Үзеңне яшьтән үк игелеккә өйрәтү мөһим, йөрәгеңдә шәфкатьлелек булса, ныклы нигезле гаилә кору җиңелрәк булачак, - диделәр алар. "Гаилә – һәр кешенең тормышында иң мөһиме. Гаиләдә әхлакый кануннарны үтәсәң, тынычлык һәм татулык булачак, - дип ассызыклады безнең очрашуның хөрмәтле кунаклары.

Русия Үзәк Диния нәзарәтенең Нуруль - Ислам мәдрәсәсе матбугат хезмәте.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас