Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
15 февраль , 14:04

Бәрәкәтле, хөрмәтле айлар җитте

Мөселманнар өчен ел әйләнәсенә сагынып һәм көтеп ала торган көннәр җитте. Хөрмәтле һәм кадерле Рамазанга 23 көн калды. Сөекле Пәйгамбәребез Мүхәммәд салләллааһу гәләйһи үә сәлләм бу айларның кыйммәте хакында күп хәдисләр әйтеп калдырды, өммәтен дә бу чорда күбрәк гыйбадәт кылырга, зур әҗер-савапларга ирешергә өндәде.

Бәрәкәтле, хөрмәтле айлар җитте
Бәрәкәтле, хөрмәтле айлар җитте

Мөселманнар өчен ел әйләнәсенә сагынып һәм көтеп ала торган көннәр җитте. Хөрмәтле һәм кадерле Рамазанга 23 көн калды. Сөекле Пәйгамбәребез Мүхәммәд салләллааһу гәләйһи үә сәлләм бу айларның кыйммәте хакында күп хәдисләр әйтеп калдырды, өммәтен дә бу чорда күбрәк гыйбадәт кылырга, зур әҗер-савапларга ирешергә өндәде.

Галәмнәргә рәхмәт итеп җибәрелгән Мүхәммәд (с.г.с.) Шәгъбан аенда күп ураза тоткан. Нәсаиның “Сүнән”ендә килгән хәдистә шундый юллар бар: “Күп кешеләр Рәҗәб һәм Рамазан айларының уртасында килгән Шәгъбәнгә тиешле игътибарны бирми. Бу айда бәндәләрнең гамәлләре Аллаһу Галәмнәр Раббысына тәкъдим ителә. Шуңа күрә мин гамәлләремнең ураза тоткан хәлдә күрсәтелүен телим. Һәм Пәйгамбәребез кайсыбер елларда бу айда туктаусыз ураза тоткан. Әмма өммәтенә айның икенче яртысында бигрәк тә соңгы ике көндә саграк булырга, Рамазанга хәлсезләнеп кермәскә өндәгән. Чөнки андагы фарыз ураза аеруча кыйммәтле.

Бәраәт кичәсе

Шәгъбан аенда аеруча зур әһәмияткә ия булган Бәраәт кичәсе бар. Шәригатьтә аны “Уттан котылу төне” дип тә атыйлар. Ул Шәгъбанның 14 нче көненнән соң 15 нче кичәсендә була. Быел ул 24 нче февраль көнне кояш баегач көченә керә.

Иман Тирмизиның “Сүнән”ендә китерелгән хәдистә Аллаһ Илчесе (с.г.с.) шулай белдерә: “Кодрәтле Аллаһ Шәгъбанның уртасында Кальб кавемендәге сарыкларның йон бөртеге санынча күп бәндәләрнең гөнаһларын гафу итә”.

Бәйхакыйдан килеп җиткән хәдистә исә шундый юллар бар: “Шәгъбанның уртасындагы төндә Аллааһу Тәгалә Кальб кавеме сарыкларының йон бөртекләре саныннан да күбрәк кешеләрне җәһәннәм газабыннан азат итә. Әмма Аллааһу Тәгалә Үзенә ширек кылган, йөрәгендә явыз нияте булган, туганлык җепләрен өзгән, тәкәбберләнеп җиргә сөйрәлгән кием кигән, ата-анасын рәнҗеткән һәм исерткеч эчкән кешеләргә игътибар итмәячәк”,

Бу төндә ниләр эшләргә?

Бәраәт кичәсе айның уртасында булганлыктан, күп мөселманнар ак көннәрдәге уразасын тота һәм төнне мөмкин кадәр гыйбадәттә үткәрергә тырыша.

Гыйбадәтнең һәр төрен файдалану уңышлы була. Шөкер, тәүбә кебек намазларны укырга, рукуг һәм сәҗдәләрдә озаграк торырга мөмкин. Коръән уку, зикер-тәсбихлар, Пәйгамбәребезгә (с.г.с.) салаватлар әйтү шулай ук саваплы гамәлләрдән санала.

Үзеңнең үткән тормышыңны, үткән елыңны күздән үткәреп, Раббыбызга барча нигъмәтләр өчен шөкерләр әйтү һәм кылган хаталар һәм гөнаһлар өчен тирән үкенеп тәүбәләр кылу бу төндә гыйбадәтнең төп өлешен тәшкил итәргә тиеш. Һәр иманлы кеше Раббысы белән үзе генә калып, булган проблемаларын, борчу-сагышларын Аның хозурына юнәлтә, Аңардан гафу үтенә, ярдәм сорый,  Аның рәхмәтенә һәм кодрәтенә сыена. Бөек Раббыбыз “Йәә Рабби!” дип кат-кат Үзенә мөрәҗәгать иткән бәндәләренең үтенечләрен кабул итә, рәхмәт ишекләрен ача. Бәраәт кичәсе һәммәбезгә бәрәкәтле булсын!

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

 

culture.ru

 

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: