Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
10 февраль , 20:26

Гайбәт сөйләүче генә түгел, тыңлаучыга да шундый ук күләмдә гөнаһ языла

Бу дөньяда кемдер судан коры чыгарга күнеккән. Законнан да, прокурордан да качу юлларын тапкан, әмма Аллаһыдан качып булмас.

Гайбәт сөйләүче генә түгел, тыңлаучыга да шундый ук күләмдә гөнаһ языла
Гайбәт сөйләүче генә түгел, тыңлаучыга да шундый ук күләмдә гөнаһ языла

Бу дөньяда кемдер судан коры чыгарга күнеккән. Законнан да, прокурордан да качу юлларын тапкан, әмма Аллаһыдан качып булмас.

 

 Аларның берсе тел белән гөнаһка керсә, икенчесе – колак белән. Без телне генә түгел, колакны да гайбәттән сакларга тиеш. Тыңлаучысы бетсә, сөйләүчесе дә булмас иде. Мәҗлесләрдә, җыелышларда гайбәт сүзгә юлыксагыз, аны туктатырга тырышыгыз. Әйдәгез, хәерле сүзләр генә сөйләшик әле, диегез. Берәүләрнең үлгән кешенең итен ашап утырганын күрсәгез, аларга кушылып ашыйсыгыз килми бит. Бу очракта да шулай.

– Гайбәттән ничек сакланырга кирәк?

– Һәр көн иртән кеше тәнендәге бөтен әгъзалар телне битәрләргә тотына ди. Курык Аллаһыдан, без бөтенебез синең белән бәйләнгән, син исән калсаң, без дә исән, син һәлак булсаң, без дә һәлак булабыз, диләр. Кешене теле харап итә. Тел ул вәхши хайван кебек, аны бәйдән ычкындырсаң, ул хуҗасына ташлана. Гайбәт кенә түгел, телебез белән ялган, буш, шакшы сүз сөйләп, кемгәдер яла ягып, рәнҗетеп тә харап итәбез кешене. Мөселман һәрдаим телен йөгәнләп торырга тиеш.

 Гайбәтнең нәмимә дип аталган бер төре дә бар әле. Бервакыт Мөхәммәд пәйгамбәр кабер яныннан үтеп барганда, аның дөясе куркуыннан сикереп куя һәм ул: «Бу ике кабердә яткан кешеләр газапта, берсе нәмимә белән шөгыльләнгән», – дип әйтә. Нәмимә ул – ике кешенең арасын бозу өчен сүз йөртү. Моның өчен кабердә аерым газап булачак.

– Әйе. Аксак кеше кебек йөреп, сакау кеше кебек сөйләп күрсәтү дә гайбәткә керә. Аннары кешенең исемен әйтмичә дә, аның кем турында барганлыгын тәгаен кеше аңларлык булса да гайбәт санала. Кемнеңдер мисалында гыйбрәт итеп сүз сөйләгәндә, кем турында сүз барганын белерлек булмасын.

– Үзең турында гайбәт сүзләр йөрүен ишеткәч, сөйләсеннәр әйдә, гөнаһым бетәр дип әйтергә яратабыз. Чынлап та гөнаһыбыз бетәме?

– Синең турында гайбәт сөйләп йөрсәләр, күңелгә рәхәт түгел, әмма һәрнәрсәнең хәере бар. Кыямәт көнендә кем кемгә нинди зыян салса, шуның өчен түләячәк. Сират күперен кичәр алдыннан Аллаһы Тәгалә һәркемгә кемнән нәрсә аласы бар – шуны алдыра яки нәрсә бирәсе бар – шуны бирдерә.

Мәсәлән, бер кеше икенче бер кешенең әйберен урлаган. Урланган әйберне кире кайтарып булмый, кыямәт көнендә ул кирәкми дә. Димәк, ул аның өчен үзенең кылган изге гамәлләрен бүлеп бирә. Машинасын урлаган икән, шул машина бәясе торырлык савабын бирәчәк. Кемнеңдер ничәдер намазы яки уразасы, ә кемнеңдер хаҗы башкаларга китәргә мөмкин. Өстәвенә, башка кешеләр дә килә. Ул да капчык-капчык гамәлләрен алып китә. Шул рәвешле кемнәрнеңдер гамәл дәфтәрендәге изгелекләре бетәчәк.

 Ә ул рәнҗеткән кешеләр һаман килә. Бирер өчен яхшылыклары калмагач, ул аларның гөнаһларын үз өстенә ала башлаячак. Ислам күзлегеннән караганда, чын банкрот менә шушы була. Пәйгамбәребез: «Уңышсызлыкка дучар булучыны беләсезме?» – дип сорый. Кешеләр: «Мал-мөлкәтен югалткан кеше», – диләр.

 

Пәйгамбәр: «Юк, тормышны, кабер газабын үтеп, сират күпере алдыннан игелекле гамәлләрен таратып бетергән кеше ул банкрот», – ди. Бу дөньяда кемдер судан коры чыгарга күнеккән. Законнан да, прокурордан да качу юлларын тапкан, әмма Аллаһыдан качып булмас. Кыямәт көненең җәзасыннан котылу мөмкин түгел. дөньяда кемнәрнең гайбәтен сөйләп йөрсәң, шуңа үзеңнең савапларыңны бүлеп бирәчәксең.

Ә кемнең унтугызар сәгать ураза тотып, төнен йокыдан торып укыган намазларын башкаларга бирәсе килсен? Юк икән, гайбәт сөйләмә. Риваятьтә сөйләнгәнчә, бер кеше икенче берәүгә күчтәнәчләр тотып килеп, рәхмәтләр укыган: «Ярый әле син бар, Аллаһының рәхмәтләре булсын сиңа», – дип тәкрарлый икән. Теге кеше аптыраган: «Минем сиңа бер яхшылык та кылганым юк ич», – дигән. Монысы: «Син минем гайбәтемне сатып йөрисең, гөнаһларымны үз өстеңә аласың», – дип куанган.

 

– Гайбәт саткан өчен Аллаһыдан гафу сорасаң, ул аны кичерәме?

– Аллаһы Тәгалә кеше белән кеше арасына керми. Әгәр дә кылган гөнаһыбыз Аллаһ хакы белән бәйле икән, димәк, гафуны Аңардан сорау җитә. Әйтик, Аңа шөкер итмәсәң, авыр вакытыңда Аңа таянмасаң, уразаңа кимчелек китерсәң, Аллаһыдан гафу сорарга кирәк. Кылган начар гамәлең кешеләр хакы белән бәйле булса, аларның да бәхиллеген алырга, гафу сорарга кирәк.

ФОТО: tr.pinterest.com, mykaleidoscope.ru

Гайбәт сөйләүче генә түгел, тыңлаучыга да шундый ук күләмдә гөнаһ языла
Гайбәт сөйләүче генә түгел, тыңлаучыга да шундый ук күләмдә гөнаһ языла
Автор:Алсу Гәрәева
Читайте нас: