Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
9 февраль , 12:24

2024 елда Рамазан өчен фитр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләмнәре билгеләнде

10 мартта, кояш баеганнан соң, Рамазан-шәриф ае керә.

2024 елда Рамазан өчен фитр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләмнәре билгеләнде
2024 елда Рамазан өчен фитр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләмнәре билгеләнде

10 мартта, кояш баеганнан соң, Рамазан-шәриф ае керә. Моңа бәйле рәвештә, Татарстан Диния нәзарәтенең Голәмәләр шурасы һәм Казыйлар шурасы тарафыннан фитр сәдакасы, фидия һәм нисаб күләмен билгеләү буенча карарлар кабул ителде, дип хәбәр итә Татарстан Республикасы мөселманнары Диния нәзарәте.

Фитр сәдакасын түләү өчен нисаб күләме – 43 000 сум (көмеш буенча), зәкят чыгару өчен нисаб күләме – 495 000 сум (алтын буенча) билгеләнде. Фитр сәдакасы арпа буенча исәпләгәндә – 150 сум, йөзем белән исәпләгәндә – 1000 сум. Моннан тыш, сәламәтлеккә бәйле рәвештә ураза тоту мөмкинлегенә ия булмаган һәм аны башка вакытта да, каза кылып, үти алмаучылар өчен тотылмый калган һәр көн өчен 400 сум күләмендә фидия билгеләнгән.

Рамазан уразасы 2024 елның 11 мартында тотыла башлый. Беренче тәравих намазы 2024 елның 10нчы мартында ястү намазыннан соң укыла. Татарстан мәчетләрендә тәравих намазы хәнәфи мәзһәбе буенча 20 рәкәгать итеп кылына.

Быел ураза 30 көн тотыла. Уразаның соңгы көне – 9 апрельгә туры килә.

Ураза бәйрәме быел 2024 елның 10нчы апреленә туры килә.

Чыганак:  tnv.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: