Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
7 февраль , 20:25

Дөрес гакыйдә җәннәткә юнәлтә

Бүген мөселманнар арасында “Аның гакыйдәсе дөрес түгел”, “Ул адашу юлында”, “Исламда иң мөһиме – гакыйдәң дөрес булуы”, “Син нинди гакыйдәдә?” дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә.

interesnoe.me Дөрес гакыйдә җәннәткә юнәлтә
Дөрес гакыйдә җәннәткә юнәлтәФото:interesnoe.me

Бүген мөселманнар арасында “Аның гакыйдәсе дөрес түгел”, “Ул адашу юлында”, “Исламда иң мөһиме – гакыйдәң дөрес булуы”, “Син нинди гакыйдәдә?” дигән сүзләрне еш ишетергә туры килә. Һәм бу табигый да. Чөнки Аллаһу Тәгаләне тиешенчә танымаган кеше ,еллар буена гыйбадәт кылса да, аның гыйбәдәте юкка чыга. Мәсәлән, бер кеше: “Мин мөселманмын, Аллаһка ышанам”, - ди, әмма үзе каберләр янына барып әүлияләрдән ярдәм сорый. Йолдызнамәләргә ышана. “Син кайсы йолдыз астында тугансың?” дип танышларының холкын тикшерә башлый. Өйләрдә, машиналарда, башка урыннарга куелган амулетларның ярдәм итүенә өмет итүче дә иманнан чыгып китә. “Кыш бабай бүләк китерә”, “Яңа ел бәхет алып килсен”, “Чыршы безгә шатлык өләшә” кебек еллар дәвамында кешеләрнең миенә сеңдерелгән сүзләр дә наданлыкны күрсәтә, адашуга илтә.

Хакыйкый рәвештә иман китергән мөселман һәр сүзен үлчәп сөйләргә, бары тик Аллаһу Тәгалә риза булган гамәлләр генә кылырга тиешле. Иманнан яздыра торган сүзләрдән һәм эшләрдән ерак булу өчен һәркемгә Ислам гакыйдәсен өйрәнү, Раббысы белән мөнәсәбәтен дөресләү фарыз булып тора.

Гакыйдә нәрсәне аңлата?

Гакыйдә сүзе “бәйләм”, “нык булу”, “чыдамлы” дигән мәгънәгә ия. Шәригатьтә һәм динебездә ул шундый мәгънәне эченә ала: “Ислам гакыйдәсе” – ул Мүхәммәд (салләллааһу гәләйһи үә сәлләм) китергән диндә катгый дип беленгән нәрсәләрне тел белән әйтү күңелгә аны ныгытып беркетеп, калеб (йөрәк) белән аны тәсдыйк итү, ягъни хак, дөрес  дип тану. Ягъни, кеше йөрәгенә ул иманны шундый итеп беркетеп, ныгытып куя һәм аны бернәрсә дә какшата алмый. Шундый ныклы иманы мөселман кешегә көч бирә. Ул беркемнән дә курыкмый, һәр гамәлен Раббысы ризалыгы өчен кыла, кешеләрнең нәрсә уйлавы һәм сөйләве аның өчен мөһим түгел. Галимнәребезнең берсе: “Иман инсанны (ягъни безнеңчә әйтсәк, кешене) инсан итәр, бәлки, инсанны солтан итәр” дигән. Димәк, адәм баласы Раббысының барлыгына, дөньядагы бөтен нәрсәләрнең Аңа буйсынуына инана һәм һәрбер халәттә тыныч кала, Раббысына шөкер кыла. Шатлыклы, куанычлы хәлләрдә Аллаһуны мактый, шөкерләрен арттыра. Кайгы-хәсрәтләр килгәндә сабыр итә. Һәр ике халәте дә аңа саваплар китерә, җәннәткә якынайта.

Нәрсә ул иман?

Иман ике өлештән тора. Беренчесе – тел белән икърар кылу – ышанганны тел белән әйтү. Икенчесе – йөрәк, ягъни калеб белән моны кабул итү, тәсдыйклау. Әгәр кеше теле белән “Мин – мөселман” дисә, әмма йөрәге белән моңа ышанмаса, ул инде мөселман булмый. Әгәр инде йөрәге белән ышанса, теле белән моны әйтмәсә дә, ул иманлы кеше булып санала. Калебендә булган ышануны кешеләргә белдерү исә үзенә карата кешеләрнең мөселман итеп каравына лаек булу өчен генә кирәк. Аллаһу Тәгалә каршынңа бәндәнең игътикады -  аның нык ышанып шуңа күңелен баглавы, ягъни беркетүе мөһим. Әнә шушы игътикады булган кеше иманда нык тора, һәрбер эшне иманына, игътикадына таянып эшли. Әгәр игътикады булмаса, ул бер көнне гамәлен бер төрле, икенче көнне икенче төрле кылыр иде. Яисә бүген намазын укый, иртәгә исә аны калдырып куя. Башкарган эштә даими булу, иманда нык тору, сайланган юлдан тайпылмас өчен динебездә иң әүвәл фарыз булган нәрсә – иман һәм игътикад була.

Бер кеше Аллаһу Тәгалә, ышанса, Аның илчесе Мүхәммәд (с.г.с.) алып килгән Ислам динен кабул итсә, моны теле белән башкаларга тәсдыйк итә.

Моны ул: “Әшһәдү ән ләәәә иләәһә илләллааһу үә әшһәдү әннә Мүхәммәдән гәбдүһү үә расүүлүһ(ү)” дип шәһадәт кәлимәсен әйтеп белдерә.

Әшһәдү – шәһадәт бирәм; ән – чынлыкта; ләәәә – юк; иләәһә – гыйбадәт кылырга яраклы  зат, иләһ; үә – һәм; әшһәдү – шәһадәт кылам; Мүхәммәд; әннә – чынлыкта; гәбдүһү – Аның колы; үә расүүлүһү – Аның илчесе.

Мәгънәви тәрҗемәсе: “Шәһадәт кылам: Аллаһу Тәгаләдән башка гыйбадәт кылырга яраклы зат, иләһ юк. Янә шәһадәт кылам: Хакыйкатьтә Мүхәммәд (салләллааһу гәләйһи үә сәлләм) Аллаһу Тәгаләнең колы һәм бәндәләргә шәригать хөкемнәрен ирештерер өчен җибәрелгән илчесе”.

Әнә шулай иман китергән кеше иң беренче чиратта Аллаһу Тәгаләне танырга, иман нигезләрен өйрәнергә, ягъни гакыйдә фәнен үзләштерергә бурычлы.

Гакыйдәдәге ике мәзһәб

Динебездә соңгы вакытта “Әһлү сүннә вәл-җәмәга” дигән термин еш кулланыла. Ул Сөннәт һәм иҗмаг тарафдарлары дигәнне, ягъни, мөселманнарның күпчелеге булган сөнниләрнең үз-үзләрен атаулары. “Әһлү-сүннә” – мөселманарның сөекле Пәйгамбәре Мүхәммәд (с.г.с.) өйрәтеп калдырганча гамәл-гыйбадәт кылуларын, яшәүләрен аңлата, ягъни бу юл Коръән һәм сөннәт юлы дип атала. “Иҗмаг” исә сөннәт юлыннан барган күпчелек галимнәрнең уртак фикергә килеп күрсәткән чыганагы.

Сөннәт һәм  җәмәгать әһелләре гакыйдәдә ике дөрес мәзһәбне сайлады. Беренчесе – матуриди мәзһәбе, икенчесе – әшгари мәзһәбе.

Матуриди мәзһәбенең имамы – Имам Әбү Мансур Мөхәммәд бин Мөхәммәд бин Мәхмүд әл-Матуриди әс-Сәмәрканди Сәмәрканд тирәсендәге Матурид авылында туган, елы төгәл билгеле түгел. Милади белән 944, һиҗри белән 33 нче елда вафат булган. Сәмәрканд шәһәрендә галимнәр күмелгән зиратта җирләнгән.

Имам Әбү Мансур әл-Матуриди Мәвәраннаһр җирлегендә яши. Әбү Хәнифә мәзһәбе тарафдары була, Әбү Хәнифәнең фикһ һәм үсулен, гакыйдәсен өйрәнә. Аның барлык фикерләре дә Коръән Кәримгә һәм Сөннәткә нигезләнә. Яхшы хәтере, тирән гыйлеме булган тел остасы һәрвакыт моназараларда (диспутларда) җиңеп чыга. Сөнниләрнең тәгълиматын ачык һәм оста итеп раслый алуы аркасында, ул мәшһүр булып китә. Ул хәнәфи мәзһәбен югары күтәрә, Имам Әгъзам Әбү Хәнифәнең фикерләрен ныгытып, бер тәртипкә салып (системалаштырып), фактлар белән тулыландырып, сөнниләрнең игътикадын катгый яклап чыга. Ул үз хезмәтләрендә төрле фирка әһелләре тарафыннан бозылган игътикади төшенчәләрнең нигезсезлеген исбатлап чыга.

Гакыйдәнең матуриди мәзһәбе Русиянең Идел-Урал һәм Себер якларында, Төркия, Пакыстан, Һиндстан, Бангладеш, Әфганстан, Урта Азия, Балкан, Төньяк-Көнбатыш Кытай илләрендә киң таралган.

Әшгари мәзһәбенең имамы – Имам Әбү әл-Хәсән Гали бин Исмәгыйль әл-Әшгари. Милади белән 873 (яисә  874), һиҗри белән 260 елда Басрада туган, милади белән 935, һиҗри белән 330 елда Багдад шәһәрендә вафат булган.

Һиҗри  буенча 2-нче – 4 нче гасырда мөселманнар арасында төрле фикерләр, карашлар тарала башлый, игътикади каршылыклар туа. Дин мәсьәләләренә, иман-игътикадка кагылышлы бәхәсләргә бәйле рәвештә барлыкка килгән ихтилафлар, килешмәүчәнлекләр төрле адашкан агымнарның барлыкка килүенә сәбәп була.

Шундый буталчык вакытта ислам өммәтендә ике бөек имам калкып чыга. Имам Әбү Мансур әл-Матуриди һәм Имам Әбү әл-Хәсән әл-Әшгари. Алар халыкка аңлаткан гакыйдә Коръән Кәрим, Сөннәт һәм сәхабәләр, табигыйннар һәм тәбге-тәбигыйннар (ягъни сәләфләр) күрсәткән юлга нигезләнгән. Бу ике имамның мәзһәбе (аңлаткан юлы) матуриди яисә әшгари дип атала, чөнки алар үзләренең гыйлемнәре белән юлны яктыртучылар, төрле адашкан төркемнәр белән бәхәсләр алып баруда хакыйкый карашларны яклап калучылар. Алар яңа фикерләр әйтмәгән, бары тик сәләфләрнең карашларын яклап чыкканнар, дәлилләгәннәр һәм халыкка аңлатып биргәннәр. Үзеңне матуриди яисә әшгарый дип исәпләү – ачык дәлилләр белән расланган сәләфләрнең юлыннан бару ул. Гакыйдә мәсьәләләрендә без аларга сукыр рәвештә иярмибез, ә алар китергән дәлилләргә нигезләнәбез һәм адашкан төркемнәрдән аерылып тору өчен, үзебезне аларның рәтенә кертәбез.

 Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

Читайте нас: