Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
26 гыйнвар , 20:30

Мәетләргә Коръән кирәкме?

Ничек күбрәк савап алырга?

https://za-edoy.ru Мәетләргә Коръән кирәкме?
Мәетләргә Коръән кирәкме? https://za-edoy.ru

Сорау. Күптән түгел авылыбызга җеназа укырга килгән бер хәзрәт вәгазь сөйләп китте. Бу мине тирән борчуга салды. Аның берничә җөмләсе болайрак яңгырады: “Коръән мәетләргә укылмый. Мәеткә җеназа гына укыла, догалар кылына. Садакаларыгызны ятимнәргә, мескеннәргә бирегез, бер-берегезгә акча бирешкән өчен бернинди дә савап язылмый. Өче, җидесе, кырыгы дигән мәрәсемнәр дә динебездә юк. Һәр кеше үзе якыннары өчен дога кылырга тиеш”... Бу, әлбәттә, җыелган кешеләргә бик авыр тәэсир итте. Берәүләр аптырашта калды, икенчеләр бәхәсләшеп тә алды. Шул проблеманы ачыклабрак аңлатсагыз иде. Җавап. Әйе, бу мәрәсемнәр, йолалалар хакында инде күптәннән бәхәсләр дә, вәгазьләр дә, киңәшләр дә күп булды. Әмма, кем әйтмешли, йөк һаман үз урынында кала килә. Без дә берничә тапкыр Коръән ашлары үткәрү хакында язмалар биргән идек. Беренче мәсьәлә. Мәетләргә, ягъни мәрхүмнәргә Коръән укыламы? Корән уку — Аллаһы Тәгаләнең ризалыгы өчен булган гыйбадәт. Укыганда хасил булган әҗер-саваплар бүләк рәвешендә мәрхүмнәргә багышлана. Мәсәлән: “Шул аятьләрдән хасил булган саваплар әти-әнием үзләре укыган кебек аларның гамәл дәфтәренә өстәлсә иде” дип дога кылабыз. Икенче мәсьәлә. Садакалар Аллаһ ризалыгы өчен мохтаҗларга, ятимнәргә, бәлагә таручыларга бирелә. Мәчеттә гыйлем бирүче остазларга, хәзрәтләргә хезмәт хакы түләнми. Аларга — дин юлына бирелгән садакага савап 700 тапкыр күбрәк әҗер алуга сәбәп була. Өченче мәсьәлә. Мәрхүмнәргә багышлап өченче, җиденче, кырыгынчы көндә Коръән укыту, мәҗлес үткәрү — бездә килгән йола. Теләгән кеше үткәрә, теләмәгән кеше үткәрми. Һәр кеше үз якыннары өчен доганы үзе кыла ала. Мәрхүмнәр даими бездән дога көтә. Ә инде үткәргән чакта: “Бу мәҗлесне Аллаһу Тәгалә ризалыгы өчен, мәрхүмнәргә дога кылу өчен, Коръән тыңлау өчен, җыелучыларны дингә чакыру өчен, туганлык җепләрен ныгыту өчен үткәрәм”, - дигән ниятне куйсак, һәммәсе саваплы гамәл булыр, саваплар да артыр, догалар да кабул булыр. Садакага тәгаенләнгән акчаларны дога кылганнан соң мәчет файдасына җибәрсәк, югарыда әйтелгәнчә, саваплар 700әр тапкырга артыр. Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: