Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
21 гыйнвар , 17:44

Ир-атка «Сиңа кем кадерлерәк - әниеңме, хатыныңмы?» дигән сорау бирергә ярыймы?

Хатын көйлим, хатынга ярыйм дип тырышучылар өчен.

Ир-атка «Сиңа кем кадерлерәк - әниеңме, хатыныңмы?» дигән сорау бирергә ярыймы?
Ир-атка «Сиңа кем кадерлерәк - әниеңме, хатыныңмы?» дигән сорау бирергә ярыймы?

Гаиләдә төрле чаклар була. Хатынны да тыңларга кирәк, әнинең киңәшен дә тотмыцча булмый. Ике ут арасында калган ир-атларга Казанның Вахитов һәм Идел буе районнары имам-мөхтәсибе Йосыф хәзрәт Дәүләтшин киңәш бирә. 

-Ир-атка «Сиңа кем кадерлерәк? Әниеңме, хатыныңмы?» дигән сорау бирергә ярыймы?

-  Ни өчен мин моны «куркыныч мәсьәлә» дидем? Чөнки әни хакы хатын хакыннан зуррак. Бу – без хәзрәтләр уйлап чыгарган кагыйдә түгел, бу Аллаһы Тәгалә куйган кагыйдә.

Кыз бала әтисенең кулыннан кияүгә күчкәч, ул кыз өчен Аллаһтан һәм Пәйгамбәрдән (с.г.в.) кала беренче урында ир хакы. Ир хакы әти-әни хакыннан зуррак. Ир әйткән икән, хатынның «юк, әтием болай әйтте» дияргә хакы юк.

Егет өчен үлгәнче әни хакы беренче урында кала. Хатын көйлим, хатынга ярыйм дип, әнине дә нахакка рәнҗетергә ярамый.

Мин дә хатыныма: «Матурым, минем өчен бу дөньяда беренче урында әнием тора, син түгел. Ләкин безнең дүрт улыбыз өчен синең соңгы сулышыңа кадәр беренче урында син булачаксың. Ягъни дүрт ир-ат өчен син беренче урында, ә минем өчен – әнием», – дим.

Гаиләдә ир-ат профессиональ сәясәтче булырга тиеш. Ул әнине дә җайларга тиеш, хатынны да рәнҗетергә тиеш түгел.

«Сәясәт – ул ялган» диләр бит. Монда хәтта аз гына ялган өстәргә, йә киметергә рөхсәт ителә. Исламда иң зур гөнаһларның берсе – ялган. Ләкин ялган берничә вакытта рөхсәт ителә. Беренчесе сугышта – кем-кемне алдый, шул җиңә. Икенчесе – ике ачуланышкан кешене дуслаштыру өчен. Аллаһ Тәгалә каршында ике низаглашкан кешене дуслаштыру – иң зур савап. Иң зур гөнаһ – ике дусны аеру.

Гаиләдә хатынны мактаганда, хатынга бәя биргәндә әз генә арттырырга ярый. Хатын бәлеш пешергән, бик үк тәмле булмаган инде. «И матурым, бу дөньяда синең кебек тәмле бәлеш пешерүче юк», – дип алдасаң ярый.

Әгәр кайнана белән килен арасында низаг бар икән, ир әз генә нәрсәнедер әйтеп бетермәсә дә ярый, нәрсәнедер арттырса да ярый. Әнисенә барганда, кайвакыт, киленнән булмаса, кибеттән күчтәнәч алып, «кара, сиңа киленең җибәрде бит әле» дип әйтсә дә файдасы була. Бу низагларда ир-ат аеруча акыллы булырга тиеш. Әгәр ир-ат акыллы булмаса, хатыннар сугышып бетә.

Тулырак текст: Интертат

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: