Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
16 гыйнвар , 16:12

Үлгәч, нинди сораулар биреләчәк?

Рамил хәзрәт Юныс: "Әгәр дә Аллаһка табынмаган булса, үзе белсә дә, җавап бирә алмаячак".

Үлгәч, нинди сораулар биреләчәк?
Үлгәч, нинди сораулар биреләчәк?

Рамил хәзрәт Юнысның, кеше үлгәч, нинди сораулар биреләсен, кешенең кайсы гамәлләреннән чыгып, җәннәткә яисә җәһәннәмгә билгеләнүе турында сөйләгән.

-Кеше үлгәч, каберне күмүче кешеләрнең соңгысы 40 адым киткәч, Нәнкир белән Мөнкир дигән ике фәрештә керәләр дә сорау алалар. Әгәр дә синең гамәлләрең хәерле булса, алар нур белән керәләр, әгәр дә гамәлләрең хәерсез булса,  кара, ямьсез, куркыныч булып күренәчәк.

Шуннан соң бу мәетне утыртып куялар да 3 сорау бирәләр. «Раббың кем?» – дип сорыйлар. Икенче сорау – «Динең нинди?» Өченче сорау – «Пәйгамбәрең кем?» Әгәр дә кеше Аллаһка табынган булса гына, беренче сорауга – «Раббың кем?» дигәнгә «Аллаһ» дип җавап бирә ала. Әгәр дә Аллаһка табынмаган булса, үзе белсә дә, әйтә алмаячак.

Әгәр дә кеше ислам диненең кануннарын үтәп яшәгән булса: мисал өчен – хәләлне кулланган, харамнан тыелган, никах белән яшәгән, тыелган гамәлләр кылмаган, мөселман булып яшәгән булса, ул «минем динем – ислам» дип әйтә ала. Өченчесе – «Пәйгамбәрең кем?» дигәндә, Пәйгамбәрнең с.г.в. сөннәтләрен үтәсә, сөннәт намазлары, сөннәт уразалары, сөннәт догалары, Гомрә кылган икән, ул «минем пәйгамбәрем – Мөхәммәд Мостафа салләллаһү галәйһиссәлләм» дип әйтә ала.

Кем дә кем шушы әйберләрне үтәмәсә, ул бу өч сорага җавап бирә алмый, белсә дә әйтә алмый. Монда белү түгел, монда үтәү кирәк. Шушыны әйтә алган кешегә кабернең сул ягыннан тәрәзәдән җәһәннәмне күрсәтәләр. «Җавап бирә алмасаң, шунда бара идең», диләр. Ябып куялар да, уң ягын ачалар. Иртә һәм кич көн саен аңа «син шунда барачаксың» дип, җәннәтне күрсәтәләр.

Рамил хәзрәт белән тулырак интерьюны Интертат сайтына кереп укый аласыз. 

Фото:«Татар-информ», Владимир Васильев. 

Автор:Ләйсән КАСПРАНОВА.
Читайте нас: