Русиядә 1991 елдан алып мәчетләр саны 60 тапкырга арткан. Дини объектларның күп тапкырлар артуы турында Русия президенты хакимияте җитәкчесе урынбасары Мөхәммәтсәләм Мөхәммәтов (Магомедов) белдергән.
Кремль вәкиле белдерүенчә, 1991 елда бөтен Русия буенча нибары 120 мәчет эшләгән. 2023 елга аларның саны 7 меңнән артып киткән.
Күптән түгел Русия президенты Владимир Путин Мәскәүдә тагын бер мәчет төзү идеясен хуплаган. Объект башкаланың Әхмәт Кадыйров урамында төзеләчәк. Башкалада яңа мәчет төзү тәкъдимен элегрәк күтәрәсе булган, дип билгеләде Русия президенты.
Фото:bangkokbook.ru