Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
9 декабрь 2023, 14:27

Сөләйман пәйгамбәр белән кырмыска (кыйсса)

Сөләйман галәйһиссәлам бер көнне диңгез буенда йөри иде. Шул вакытта ул авызына бер яфрак капкан һәм диңгез читенә килүче бер кырмысканы күрде. Сөләйман галәйһиссәлам гаҗәпләнеп карап торды.

Сөләйман пәйгамбәр белән кырмыска (кыйсса)
Сөләйман пәйгамбәр белән кырмыска (кыйсса)

Сөләйман галәйһиссәлам бер көнне диңгез буенда йөри иде. Шул вакытта ул авызына бер яфрак капкан һәм диңгез читенә килүче бер кырмысканы күрде. Сөләйман галәйһиссәлам гаҗәпләнеп карап торды.

  Әнә шул вакытта диңгездән бер яшел ташбака чыкты. Ул авызын ачу белән кырмыска бу ташбаканың авызына керде. Ташбакаавызын йомды да, диңгезгә кереп китте. Сөләйман галәйһиссәлам бу хәлгә бик гаҗәпләнеп, фикерләп торды.

   Бераздан ул бака кире чыкты. Диңгез ярына килеп, кырмысканы авызыннан чыгарды да яңадан диңгезгә кереп китте.

   Кырмыска китеп барган чагында, Сөләйман галәйһиссәлам әйтте:

   -Әй, кырмыска! Син анда ни эшләдең?

   Кырмыска сөйләде:

   -Әй, Тәңренең пәйгамбәре! Шушы диңгез эчендә Хак Тәгалә бер таш яралткан, ул таш эчендә бер корт яралткан, мине ул кортның ризыкчысы итеп куйды. Һәр көнне Хак Тәгаләнең боерыгы белән шушы диңгез буена киләм. Хак Тәгалә ташбака сурәтендә бер фәрештә яралтты, ул фәрештәне миңа юл күрсәтүче итеп куйды. Кайчан ачызыма яфрак алып, диңгез буена килсәм, ул фәрештә килеп, мине авызына ала, туры таш эчендәге кортка алып бара, ә мин аны туендырам. Суда миңа һичнинди зәхмәт тими. Мин ул кортка ризык алып барган саен, һәрвакыт аның сүзен ишетәм. Ул матур тел белән: “Шөкер шул Тәңрегә: мине яралтты һәм минем тора торган җиремне диңгез эчендәге таш уртасында кылды. Моның кебек җирдә, и Хак Тәгаләм, минем ризыгымны бирәсең, һичкайчан да онытмыйсың. Әй, Бар кылучы! Ахырзаманда Мөхәммәд галәйһиссәламнең өммәтләрен дә шулай ук нәүмиз кылмассың”,- диер.

   Сөләйман галәйһиссәллам, кырмыскадан бу сүзләрне ишетеп, Аллаһы Тәгаләнең кортына хәйран калып, күп-күп шөкерләр әйтте.

   Бу хикәя шуңа дәлил: кем дә кем Хак Тәгалә хәзрәтенә тәвәккәл кылып торса, ул кешенең, һәркайда булса да, ризыгын ким әйләмәс...

(Татар гаилә календареннән алынды).

Фото: giylem.tatar

Автор:Гөлара Арсланова
Читайте нас: