Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
8 декабрь 2023, 09:00

Төчкергәндә ни әйтергә?

Төчкергәндә нинди догалар әйтергә икәнлеген аңлатканда сөекле Пәйгамбәребез (с.г.с.) шулай белдерде...

Төчкергәндә ни әйтергә?
Төчкергәндә ни әйтергә?

Төчкергәндә нинди догалар әйтергә икәнлеген аңлатканда сөекле Пәйгамбәребез (с.г.с.) шулай белдерде: “Дөреслектә, Аллаһу Тәгалә төчкерүне ярата, ә иснәүне яратмый. Әгәр дә берәрегез төчкерсә: “ӘлхәмдүЛилләәһ” – “Барча мактау Аллаһуга” дип Аллаһу Тәгаләгә хәмед әйтсен. Моны ишеткән һәр мөселман: “Йәрхәмүкәллааһ” – “Аллаһу Тәгалә сиңа рәхмәт әйләсен!” – дип төчкерүчегә дога кылсын. Иснәүгә килгәндә, ул – шайтаннан. Шуңа күрә, әгәр кемнең дә булса иснәсе килсә, ул иснәвен булыра алган кадәр туктатсын. Әгәр иснәсә, аннан шайтан көлә”. (Әбү Дауд “Сөнәне”). “Әгәр берәрегез иснәсә, авызын кулы белән капласын, капламаса, аңа шайтан керә”. (Әбү Дауд “Сөнәне”, Тимизи “Җәмигы”). “Каты тавыш белән төчкерү һәм иснәү – шайтаннан”. (Бохари “Сахихы”). Шуңа күрә, Пәйгамбәребез (с.г.с.) битен кулы яисә киеме белән каплый һәм шуның белән тавышын әкренәйтә.

Төчкергәндә әйтелә:

 “ӘлхәмдүЛилләәһ”.

Әлхәмдү – мактау, шөкер; Лилләәһи – Аллаһу Тәгаләгә.

Төчкергән кешегә янында булган кеше шулай дип әйтә:

“Йәрхәмүкәллааһ”.

Бу: “Аллаһу сиңа рәхмәт әйләсен!” дигәнне аңлата.

Әгәр төчкерүче “Әлхәмдүлилләәһ” дип әйтмәсә, аңа бу җавап бирелми. Аңа каршы төчкерүче шулай җавап бирә:

“Үә иййәәкүм үә йәгъфируллааһу ләнәә үә ләкүм”.

Үә – һәм; иййәәкүм – сезгә дә; үә йәгъфируллааһу – Аллаһ гафу әйләсен; ләнәә – безне; үә ләкүм – һәм сезне дә.

Мәгънәви тәрҗемәсе: Һәм сезгә дә шулай булсын. Һәм Аллаһу Тәгалә безне дә сезне дә гафу әйләсен.

Төчкерүче кешегә әлеге доганы әйтергә яисә түбәндәгене әйтергә мөмкин. Икесен бергә әйтү дә ярый.

Йәһдикүмуллааһу үә йусълих бәәләкүм!

Йәһдикүмуллааһу – Аллаһ сезне һидаятькә күндерсен; үә йусълиху – ихлас кылсын, төзәтсен; бәәләкүм – сезнең эшләрегезне.

Мәгънәви тәрҗемәсе: Аллаһу Тәгалә сезне һидаятькә күндерсен һәм эшләрегезне төзәтсен.

Һәр гамәлне дога белән

Иманлы кеше һәр халәтендә ярдәм сорап Аллаһу Тәгаләгә юнәлә, авырлыклар, кайгы-хәсрәтләр килгәндә Аңа сыена, догалар һәм зикерләр кылып җанына тынычлык таба. Һәм бу догаларга, әгәр бәндә хәрам ризык ашамаса, һәрвакыт җавап бирелә. Ихласлык белән кылынган догаларны Раббыбыз даими кабул итә, беркайчан да игътибарсыз калдырмый. Мөселман кеше аларга җавапны йә шул мизгелдә үк, йә бераз соңрак ала, яисә сораган нәрсәдән яхшырагын күрү насыйп була. Инде кылынган догаларга җавап дөньяда бирелмәсә, ахирәттә иманлы бәндәләргә җәннәт бүләкләре рәвешендә кайтарыла. Димәк, дога кылучы беркайчан да отылмый, ул кылган гыйбадәт югалмый. Һәм Аллаһу Тәгалә Үзенә дога кылып юнәлүчене ярата, даими рәвештә дога кылырга куша. Хәтта дога кылмаган кешегә ачулана, чөнки ул үзенең бу гадәте белән барча хәл-вакыйгаларның Аллаһу Тәгалә тәкъдире, Аның кодрәте белән баруын инкарь  итә, үз көченә таянырга маташа. Барча хәл-вакыйгалар Раббыбызның кушуы белән генә була, Аның рөхсәтеннән башка агачтагы яфрак та җиргә төшми.

Һәр гамәлне...

Аллаһның сөекле Илчесе Мүхәммәд салләллааһу гәләйһи үә сәлләм һәр гамәлен дога белән башлады, һәр халәтендә Аннан ярдәм сорады, мактавын һәм шөкерен белдерде. Шулай итеп, ул мөселманнарга һәр халәтен саваплы гамәлгә әйләндерү ысулын күрсәтте. Чөнки дога белән кылынган бөтен дөнья эшләребез дә гыйбадәттән китә, ахирәттә мөселманнар аларның әҗер-савапларын җәннәттә алачак. Шуңа күрә Пәйгамбәребез (с.г.с.) догаларын өйрәнергә, аларны гамәлгә куярга омтылырга кирәк.

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде. 

legkovmeste.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: