Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
8 декабрь 2023, 11:00

Пәйгамбәр өйрәткән догалар

Адәм баласы бөтен эштә дә ярдәмгә мохтаҗ. Шуңа күрә, ул һәрбер эшендә, ярдәм сорап, Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Аллаһы Тәгалә әйткән: “Әгәр Аллаһы Тәгалә сезгә ярдәм итсә, сезне беркем дә җиңә алмас. Әгәр Ул сезне ярдәмсез калдырса, сезгә Аннан башка кем ярдәм итәр?” (Коръәни Кәрим, 3:160).

Пәйгамбәр өйрәткән догалар
Пәйгамбәр өйрәткән догалар

Ашап-эчкәннән соң

Әлхәмдүлилләәһилләҙии әтогәмәнәә үә сәкаанәә үә җәгәләнәә мин әлмүслимиин.

Әлхәмдү – мактау һәм шөкер; Лилләәһи – Аллаһуга; әлләҙии – Шул Затка; әтогәмәнәә – ашатты безне; үә сәкаанәә – һәм эчерде безне; үә җәгәләнәә – һәм кылды безне; мин - әлмүслимиин – мөселманнардан.

Мәгънәви тәрҗемәсе: Барча мактау безне ашаткан, эчергән һәм безне мөселманнардан  кылган Аллаһу Тәгаләгә булсын.

Иман Әхмәд шулай дип әйтеп калдырган: “Әгәр ризык дүрт сыйфатка ия булса, бәрәкәтле була: ашар алдыннан “Бисмилләәһ” әйтелсә, ашаганнан соң “Әлхәмдүлилләәһ” диелсә, ашаганда куллар күп булса һәм ул хәләл юл белән табылган булса”.

Мәҗлес хуҗасы өчен дога

Әллааһүммә! Бәәрик ләһүм фиимәә разәкътәһүм үәгъфир ләһүм үә-рхәмһүм.

Сүзмә-сүз тәрҗемәсе: Әллааһүммә! – Аллаһым! Бәәрик – бәрәкәтле кыл;  ләһүм – аларга; фиимәә – нәрсәләрне;  разәкътәһүм – аларга ризык итеп бирдең;  үәгъфир  - гафу ит; ләһүм – аларга;  үә-рхәмһүм – мәрхәмәтле бул.

Мәгънәви тәрҗемәсе: Әй Аллаһым! Син аларга ризык итеп биргән нәрсәләрне бәрәкәтле кыл, аларны аларны гафу ит һәм аларга рәхмәт кыл, ягъни мәрхәмәтле бул.

Аллаһның Илчесе әйтте: “Әгәр берәрегез аш мәҗлесенә чакырылса – барсын, теләсә ашасын, теләмәсә – ашамасын”. Кем дә кем чакырылган җиргә бармый икән, димәк ул Аллаһу Тәгаләгә һәм Аның Расүленә каршы эш кылды”. (Мөслим “Сахихы”).

Димәк, мөселман кеше чакырылган җиргә барырга, хуҗаларга хөрмәтен күрсәтергә тиеш. Әгәр шулай эшләмәсә, ул сөннәтне үтәмәгән кеше була.

Җыен яки мәҗлес ахырында укыла

Сүбхәәнәкә! Әллааһүммә! Үә бихәмдикә, әшһәдү ән ләә иләәһә илләә Әнтә. Әстагъфирукә үә әтүүбү Иләйкә.

Сүбхәәнәкә – пакьсың Син; Әллааһүммә – Әй Аллаһым; үә бихәмдикә – һәм мактау-шөкер Сиңа; әшһәдү  - мин шәһадәт кыламын; ән – чынлыкта; ләә иләәһә – юк иләһ, табынучы зат; илләә  - башка; әнтә - Син. Әстагъфирукә – Синең гафу итүеңне сорыйм;  үә әтүүбү  - һәм тәүбә кыламын; Иләйкә – Синең алдыңда.

 Мәгънәви тәрҗемәсе: Әй Аллаһым! Син һәр кимчелектән пакь һәм Сиңа гына мактау! Синнән башка иләһ юк дип шаһитлык кылам. Синең гафу итүеңне сорыймын һәм Синең алдыңда тәүбә кылам. (Әхмәд бине Хәнбәл “Мөснәде”).

Бу дога әлеге мәҗлес яки җыенда булган буш яисә гөнаһлы сүзләрнең гафу ителүенә сәбәп була. Пәйгамбәребез (с.г.с.) аны намаз һәм Коръән укыганнан соң да кылган. Күмәк, яисә ике кеше исеменнән кылганда болай укырга мөмкин:

Сүбхәәнәкә! Әллааһүммә! Үә бихәмдикә нәшһәдү ән ләә иләәһә илләә Әнтә. Нәстагъфирукә үә нәтүүбү Иләйкә.

Нәрсәне дә булса эшләргә җыенганда укыла

Аллаһы Тәгалә әйткән: “Син эшләргә җыена торган берәр нәрсә турында беркайчан да: “Мин моны иртәгә (яки киләчәктә) эшләрмен”, - димә. Мондый очракта: “Ин шәә-әлааһ” – “Әгәр Аллаһ теләсә”, - дип әйт.

Нәрсәне дә булса эшли алмаганда, яки берәр нәрсә килеп чыкмаганда укыла

“Каддәраллааһу үә мәә шәә-ә фәгал”.

“Аллаһ шулай насыйп иткән һәм Ул теләгәнен эшли!”

“Әлхәмдүллилләәһи гәләә күлли хәәл!”

“Нинди генә хәлдә дә, барча мактау Аллаһка!”

“Хәсбүнәллааһү үә нигмәл вәкиил!”

“Безгә Аллаһ җитә һәм Ул – иң хуш Яклаучы”.

Аллаһы Тәгалә әйткән: “Әйт: “Безгә Аллаһ язганнан башка нәрсә ирешми . Ул – безнең Хуҗа. Мөэминнәр Аллаһка гына тәвәккәл кылсыннар”. “Әйт: “Барысысы да Аллаһтан”.

Пәйгамбәр гәләйһиссәләм әйткән: “...әгәр синең белән берәр хәл булса: “Әгәр дә мин фәлән-фәлән эшләрне эшләгән булсам, минем белән бу хәл булмас иде”, - димә, бәлки: “Бу - Аллаһы Тәгаләнең тәкъдире һәм Ул Үзе теләгәнчә эшләде”, - дип әйт.

Эшләрнең хәерле нәтиҗәсен сорап укыла

“Рабби йәссир үә ләә түгәссир. Рабби тәммим бил хайирь”.

“Раббым! Эшемдә җиңеллек бир, авырлык бирмә һәм ахырын да яхшылык белән тәмамларга насыйп ит!”

Яхшылык иңдерүне сорап укыла

Рабби иннии лимәә әңзәлтә иләййә мин хайриң фәкыйиир”.

“Раббым! Мин Синең яхшылык иңдерүенә мохтаҗ”.

Нигъмәт, мул ризык, сорап укыла

Әллааһүммә әксир мәәлии үә үәләдии үә бәәрик лии фиимәә әгтайтәнии.

Йәә Аллаһ! Малымны күбәйт, балаларымны ишле кыл һәм Үзең биргән нәрсәләрне минем өчен бәрәкәтле кыл!”

Нигъмәтнең китмәвен сорап укыла

Әллааһүммә иннии әгүҙүү бикә мин зәвәәли нигмәтикә үә тәхәввүли гәәфийәтикә үә фүҗьәти никъмәтикә үә җәмииги сүхътыйкә!

Йә Аллаһ! Нигъмәтеңнең бетүеннән, биргән исәнлекнең китүеннән, көтмәгәндә кайгы килүдән һәм бөтен ачуыңнан Сиңа сыенам!

Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде. 

 

triptonkosti.ru

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: