Барлык яңалыклар
Динебез – Ислам
7 декабрь 2023, 22:21

Гомер ничек ярала?

"Йөклелекнең 22 нче көнендә баланың иң беренче йөрәге формалаша, аннан мие".

aigerim.info "Ничек итеп шул баланы үтерәсең?"
"Ничек итеп шул баланы үтерәсең?"Фото:aigerim.info

Русия ислам университетында гади булмаган очрашу үтте: БДМУның акушерлык һәм гинекология кафедрасы доценты, медицина фәннәре кандидаты Лилиана Әнәс кызы Даутова шәкертләргә “Гомер яралуы могҗизасы” исемле темага лекция сөйләде.

Түгәрәк өстәл бик кызыклы килеп чыкты. Ничек итеп сау-сәламәт бала табарга? Әни кеше тугыз ай буе карынында йөрткән бала өчен генә түгел, ә аңардан киткән буын өчен дә җаваплы, ди ул. Сабый яралгач, 23 нче көндә аның йөрәге белән мие формалаша. Ана кеше үзенең бәби көткәнен бу вакытта белми, табиблар да әле аны бу халәте белән котларлык сүзләр әйтми. Менә шушы вакытта инде ана кешенең бөтен адымнары, кылган гамәлләре  баланың киләчәк бөтен тормышына йогынты ясаячак.

Сөйләшү Русия ислам университетының фәнни эшләр буенча проректоры Руслан Лениц улы Саяховның бала яралу турында Коръәндә язылган аятьләр һәм хәдисләре белән үрелеп барды. 14 гасыр элек Пәйгамбәребезнең с.г.с. әйтеп калдырган сүзләре бүген дә гаҗәпкә калдыра. Аның әле исбат ителмәгән сүзләре дә бар. Коръәндә гаҗәеп рәвештә эмбрион яралуы һәм аның ничек үсүе этаплап, төгәллек белән тасвирлануы гасырлар үткәч тә  хәйран калдыра.

  • Баланың иң беренче йөрәге формалаша, аннан мие, - дип бәян итте Лилиана Әнәс кызы. – Хатын-кыз 22 көнлек йөкле чагында сабыйның инде йөрәгендә беренче пульслар сизелә. 23нче көнне үзәк нерв системасы күзәнәкләре барлыкка килә. Бу инде баланың интеллекты, хәтере ни дәрәҗәдә яхшы булуы өчен җавап бирә. Әгәр хатын-кыз бу вакытта тәмәке тарта икән, күзәнәкләр бозыла һәм баланың балалары киләчәктә астма белән авырыячак. Йөклелек, бәби көтү – ул бәллүр савыт кебек, аны күз карасы кебек сакларга кирәк.

Сүз барышында әхлак, баланың гомере өчен әти белән әнинең җаваплы булуыннан тыш, яралган сабыйны аборт ясатып үтерү турында да барды. Диндә әнинең карынындагы балага 120 көн булганда фәрештә килә, Аллаһы Тәгалә ризалыгы белән ул аның ризыгын, күпме яшәвен, кайда үләчәген хәбәр итеп, язып китә.. Русиядә закон буенча 90 көнгә кадәр йөклелекне өздерү каралган. Лилиана Әнәс кызы бу адымга бөтен медицина әһелләренең каршы булуын сөйләде. 90 көндә инде баланың кул-аяклары, гәүдәсе формалашып бетеп килгән чак була, җан кермәсә дә, йөрәге формалашкан, пульс билгеләре бар... “Ничек итеп шул сабыйның гомерен өзәргә хакыбыз бар?” – ди ул. Коръән Кәримдә дә бит: “Фәкыйрьлектән куркып балагызның гомерен өзмәгез”, - диелә. “Аборт – ул агрессив процедура, аңардан соң күпләрдә сәламәтлекләре белән бәйле авырлыклар барлыкка килә”, - ди ул.

Түгәрәк өстәл турында тулы язма “Өмет” гәзитенең чираттагы санында дөнья күрәчәк.

Автор:Әсәдуллина Эльвира
Читайте нас: