Хөрмәтле укучыларыбыз!
“Динебез – Ислам” битендә сезнең өчен мөһим булган мәсьәләләрне күтәрергә, иң кирәкле зикерләр, догаларны бирергә тырышабыз. Соңгы елларда татар телендә Коръән һәм сөннәт буенча гыйбадәтне аңлаткан байтак китаплар чыкты. Шуларның берсе - “Мөселманның калканы” дигәне белән сезне таныштырган идек. Бүген сезгә тагын бер китапны күрсәтеп үтәбез. Ул “Аллаһы Тәгаләгә якынаю юллары” дип исемләнгән. Казанның Бишбалта мәчете тарафыннан бастырылган. Анда мөселман өчен иң мөһим гыйбадәтләрнең әһәмияте, аларны кылу ысуллары бирелгән. Бүген шул китаптан дога кылу, аның әһәмияте хакындагы өзекне сезгә тәкъдим итәбез.
Дога кылу бәянында
Адәм баласы бөтен эштә дә ярдәмгә мохтаҗ. Шуңа күрә, ул һәрбер эшендә, ярдәм сорап, Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итәргә тиеш. Аллаһы Тәгалә әйткән: “Әгәр Аллаһы Тәгалә сезгә ярдәм итсә, сезне беркем дә җиңә алмас. Әгәр Ул сезне ярдәмсез калдырса, сезгә Аннан башка кем ярдәм итәр?” (Коръәни Кәрим, 3:160).
Аллаһы Тәгаләнең генә көче җитә торган эшләрдә башкалардан, дога кылып, ярдәм сорау – ширек гамәл. Аллаһы Тәгалә әйткән: “Аллаһы Тәгаләдән сиңа файда да, зарар да китерә алмый торган нәрсәләрдән дога кылып сорама, аларга табынма. Әгәр дә син аларга дога белән ялварсаң, ул вакытта син мөшрикләрдән булырсың”. (Коръәни Кәрим, 10:106). “Аллаһы Тәгаләгә тиңдәш тотучыларның, Аллаһы Тәгаләдән башка, дога белән ялварган нәрсәләре һичнәрсә барлыкка китерә алмыйлар, алар үзләре барлыкка китерелгән”. (Коръәни Кәрим, 16:20,21).
Бер сәхабә Пәйгамбәр гәләйһиссәләмнән сорый:
- Йә Рәсүлүллаһ! Кайсы гөнаһ Аллаһы Тәгалә каршында иң зурысы?
- Үзеңне яраткан Аллаһы Тәгаләгә тиңдәш кылып, башкага дога кылуың. (“Мөслим Сахихы”).
Дога ике төрле була:
- Сорау догасы. Ул – үзеңә файдалы нәрсәләрне бирүне, зарарлы нәрсәләрдән саклауны үтенеп һәм башка төрле хаҗәтләр белән Аллаһы Тәгаләгә мөрәҗәгать итү. Аллаһы Тәгалә әйткән: “Миннән дога кылып сорагыз, Мин сезгә җавап бирермен!” (Коръәни Кәрим, 40:60).
Сорау догасы өч төрле:
- Аллаһы Тәгалә һәм Рәсүле тарафыннан боерылган, яки тәкъдим ителгән догалар.
- Аллаһы Тәгалә һәм Рәсүле тарафыннан тыелган догалар. Мәсәлән, догада чиктән чыгу - Аллаһы Тәгаләдән үзен бөтен нәрсәне белүче итүен сорау кебек.
- Аллаһы Тәгаләдән сорарга дөрес булган бөтен нәрсәләрне сорау.
- Гыйбадәт догасы. Ул – теләгәнне кулга кертү, яки яман нәрсәдән котылу, яки зарарны җибәрү өчен, эчкерсез гыйбадәт һәм түбәнчелек кылып Аллаһы Тәгаләгә Аның исем-сыйфатлары белән якынаю. Аллаһы Тәгалә әйткән: “Аллаһы Тәгаләнең гүзәл-күркәм исемнәре бар. Аңа шул исемнәр белән дога кылыгыз”. (Коръәни Кәрим, 7:180).
Доганың хасиятләре
- Аллаһы Тәгаләгә якынайта. Аллаһы Тәгалә әйткән: “Әгәр бер бәндәм минем хакта сораса, Мин, әлбәттә, аңа якынмын, сораганын бирермен...” (Коръәни Кәрим, 2:186).
- Аллаһы Тәгаләгә гыйбадәт кылуның бер ысулы. Пәйгамбәр гәләйһиссәләм әйткән: “Дога – ул гыйбадәт”. (“Тирмизи Җәмигы”).
- Аллаһы Тәгалә белән аралашу. Догада иң мөһиме сүзләр түгел, ә ихласлык һәм эчкерсезлек.
- “Дога – ул мөэминнең коралы”, - диелә хәдис-шәрифтә. (Хәким; Әбү Ягълә). Корал никадәр үткен булса, дошман шулай тиз җиңелер. Әгәр дога кылучының күңеле дөрес булса, әлбәттә, нәтиҗәсе күрелер.
- Аллаһы Тәгаләгә ышануның, Аның гына илаһ булуын һәм Аның барча исем-сыйфатларын тануның, Аңа таяну һәм тәвәккәлләүнең дәлиле.
- Аллаһы Тәгаләнең кодрәтле Зат булуын, ә үзеңнең зәгыйфь һәм мохтаҗ бәндә икәнлегеңне тану.
- Бәла-казалардан калкан. Пәйгамбәр гәләйһиссәләм әйткән: “(Яман) тәкъдирне бары тик дога гына туктата”. (“Әхмәд бине Хәнбәл Мөснәде”).
Догаларның кабул булуы
Аллаһы Тәгалә – Бай һәм Юмарт. Аның сораганга бирү белән хәзинәсе кимеми. Ул сораучының үтенечен кире какканнан күрә аңа сораганын бирүне, җинаятьчене җәзалаганнан күрә аны гафу итүне ярата.
Догага җавап бирүнең мәгънәсе сораганны бирүдән күпкә киңрәк. Пәйгамбәр гәләйһиссәләм моны аңлатып шулай дигән: “Әгәр берәү дога кылса һәм аның догасы гөнаһ эшкә яки туганлыкны бозуга бәйле булмаса, ул өчнең берсенә ирешми калмас: догасы кабул булып, сораганы үтәлер, яисә хәзер үтәлми, соңрак шуның кадәр ук бирелер; яисә шул дога сәбәпле берәр кайгы-хәсрәте борып җибәрелер”. (“Мөслим Сахихы”).
Догаларның кабул булуы өчен дога кылган кешенең хәләл кәсеп исяе булу шарт. Әгәр тормыш кирәк-ярагы хәрамнән булса, дога һич кабул булмас. Бервакыт Пәйгамбәр гәләйһиссәләм ашаган ризыгы, эчкән эчемлеге, кигән киеме хәрамнән булган кеше турында искә ала һәм әйтә: “Ничек итеп аның догасы кабул булсын?!” Сәгъд бине Әбн Вәккас, Аллаһы Тәгалә аннан разый булса иде, Пәйгамбәр гәләйһиссәләмнән: “Йә Рәсүлүллаһ, Аллаһы Тәгаләдән минем догаларымның кабул булуын сора”, - дип үтенә. Пәйгамбәр гәләйһиссәләм аңа болай ди: “Әй Сәгъд, ашаган ризыгың хәләл булсын, шул вакытта догаларың кабул булыр. Мөхәммәднең җаны Аның кулында булган Зат белән ант итеп әйтәм, әгәр бәндә бер кисәк хәрам ризык йотса, Аллаһы Тәгалә аның догасын кырык көн кабул итмәячәк. Хәрамнән үскән ит – утка лаек”. (Табәрани).
Дога кылу әдәпләре
Әхлак китапларында дога кылу хакында бик күп әдәпләр китерелгән. Әгәр шул әдәпләрне тотсак, догаларыбыз шиксез кабул булачак һәм нәтиҗәсе күренәчәк, диелгән. Әлеге әдипләр түбәндәгеләрдән гыйбарәт:
- Дога кылганда кыйблага юнәлү. Габдуллаһ бине Мәсгуд, Аллаһы Тәгалә аннан разый булса иде, әйткән: “Мөхәммәд гәләйһиссәләм кыйблага юнәлде һәм дога кылды”.
- Дога кылганда кулларны күтәрү. Әбү Муса әл-Әшгари, Аллаһы Тәгалә аннан разый булса иде, әйткән: “Мөхәммәд гәләйһиссәләм кулларын күтәреп дога кылды”...
- Доганы Аллаһы Тәгаләң исемен телгә алып, Аны мактап һәм Пәйгамбәр гәләйһиссәләмгә салават китереп башлау. Пәйгамбәр гәләйһиссәләм әйткән: “Бисмилләһсез башланган һәрбер эш бәрәкәтсез һәм нәтиҗәсез булуга хөкем ителгән”.
- Дога кылганда (үткәндәге хата-кимчелекләрне, гөнаһларны искә төшереп) тәүбә-истигъфар кылу. Аллаһы Тәгалә әйткән: “Ул (Юныс) караңгылыклар эчендә дога кылды: “Синнән башка илаһ юк. Син һәр кимчелектән пакъ. Дөреслектә, мин (үз-үземә золым итеп) залминәрдән булдым”. Һәм Без аңа җавап бирдек, аны кайгыдан коткардык. Менә шул рәвешле Без мөэминнәрне коткарабыз”.
- Доганы түбәнчелек белән кылу.
Дога кылган кеше түбәнчелекле була, чөнки ул дога белән мөрәҗәгать иткән Зат – Бөек Аллаһы Тәгалә. Аллаһы Тәгаләгә үзенең көчсезлеген, мохтаҗлыгын телгә алып торган кеше Аңа якын булу дәрәҗәсенә ирешә. Аллаһы Тәгалә Коръәни Кәримдә Үзенә якын булган колларының дога кылуларын искә алып, болай дигән: “Дөреслектә, алар хәерле эшләргә ашыга һәм Безгә омтылып вә куркып дога кылалар иде. Алар Безгә карата түбәнчелекле булды”.
- Догада тәвәккәл һәм катгый булу. Аллаһы Тәгалә әйткән: “Аллаһка тәвәккәл кылучыга – Ул җитә”.
- Доганың кабул булачагына чын күңелдән ышану. Пәйгамбәр гәләйһиссәләм әйткән: “Җавап бирелүенә чын күңелдән ышанган хәлдә Аллаһы Тәгаләгә дога кылыгыз һәм белегез, Аллаһы Тәгалә гафил күңелдән чыккан доганы кабул итми”.
- Бер нәрсәне сораганда кат-кат сорап дога кылу.
- Доганы һәрвакытта да кылу.
- Дога кылыр алдыннан берәр хәерле гамәл кылу. Мәсәлән, Коръән уку, садака бирү, намаз уку һ.б. Бу гамәлләр доганың тиз кабул булуына сәбәп булалар.
- Дога кылганда Аллаһы Тәгаләнең күркәм исем-сыйфатларын куллану. Мәсәлән, киң ризык һәм бәрәкәт сораганда, “йә Раззәкъ (ризык Бирүче)... дигән кебек. Аллаһы Тәгалә әйткән: “Аллаһы Тәгаләнең гүзәл-күркәм исемнәре бар. Аңа шул исемнәр белән дога кылыгыз”. (Коръәни Кәрим, 17:110).
- Доганы кыска итеп кылу. Аллаһы Тәгалә каршында иң хәерле дога – кыска булып, үз эченә киң мәгънәне сыйдырган дога. Кайбер кешеләр дога кылганда, тәфсилләп, Аллаһтан ничек, кайчан һәм кайда, нинди нәрсәләр белән бирсен дип бөтен нечкәлекләре белән сорап дога кылалар. Пәйгамбәр гәләйһиссәләм Аллаһы Тәгаләгә кыска, ләкин тирән мәгънәле догалар белән мөрәҗәгать иткән.
- Доганы әкрен тавыш белән кылу. Доганы каты тавыш белән, тәкбир әйткән шикелле кылырга ярамый. Аллаһы Тәгалә әйткән: “Раббыгызга яшерен һәм ялвару хәлендә дога кылыгыз. Ул чиктән чыгучыларны сөйми”. (Коръәни Кәрим, 7:55).
- Догада өмет белән курку арасында булу. Аллаһы Тәгалә әйткән: “Аңа курку һәм өмет белән дога кылыгыз. Дөреслектә, Аллаһы Тәгаләнең рәхмәте изгелек кылучыларга якын!” (Коръәни Кәрим, 7:56).
Уфа шәһәренең “Ихлас” мәчете каршындагы Вил Казыйханов исемендәге Бөтенрусия әхлак мәктәбе җитәкчесе Фатыйма ФАТКУЛЛИНА әзерләде.
polymerh.ru